Висенте Лопес Портанья (испан телендә: Vicente López Portaña; туу датасы: 1772 елның 19 сентябре, Валенсия, — үлем датасы: 1850 елның 22 июле, Мадрид) — үз вакытының иң яхшы испан портретисты дип саналган рәссам. Тормышы һәм иҗады Висенте Лопес Портанья живописьне 13 яшендә туган шәһәрендә монах-францисканец Антонио де Виллануэва җитәкчелеге астында өйрәнә башлый. Аннан соң Валенсия Сан-Карлос король нәфис сәнгатьләр академиясе. 17 яшендә ул Мадрид Сан-Фернандо король нәфис сәнгатьләр академиясендә рәсем буенча приз ота. Мадридта өч ел укып Винсенте 1794 елда Валенсиягә кайта, анда Сан-Карлос Академиясе мөдире урынбасарының постын били. 1795 елда рәссам Мария Пикьерга өйләнгән, ул аңа ике угыл: Бернародо Лопес Пикьер һәм Луисны тудырган, алар соңрак рәссамнар булган. 1801 елда Портанья Валенсия Сан-Карлос Академиясенең президенты булган. Висенте Лопес Портанья Испания корольләре Карла IV (1802 елдан бирле), Фердинанд VII (1814 елдан бирле) һәм королева Изабелла II-дә сарай яны рәссамы булган; ул шулай ук Фердинанд VII-нең икенче Мария Изабелла Португалияле һәм өченче Марии Йозефа Саксонияленең рәсем остазы булган. 1817 елда Портанья Мадрид Сан-Фернандо нәфис сәнгатьләр Академиясенең президенты булган. Портанья тукымаларын төрле тематикага ясаган – алар дини, аллегорик һәм мифологик эчтәлекле, әмма чын осталыкка ул портрет живописендә ирешкән. Иҗады еллары буена ул XIX гасырның 1-енче яртысы испан җәмгыятенең күп төп шәхесләренең портретларын барлыкка китергән. Висенте Лопес Портанья олы эшләрен классицизм стилендә ясаган, әмма аның кайбер иртә эшләре рококо стилендә башкарылган, ә гомер ахырында рәссам романтизм йогынтысын кичергән. Рәссамның иҗатына А. Р. Менгс живописе шактый йогынты ясаган. Портанья үз вакытының иң яхшы испан живописецларының берсе, осталыгы буенча Гойядан соң икенче рәссам дип санала.
Әдәбият José Luis Díez García, Vicente López (1772-1850) : Vida y obra, Madrid, Fundación Arte Hispánico, 1999.
Галерея
Төркем:Рәссамнар