Леона́р Лимозе́н (француз телендә: Léonard Limosin; як. 1505, Лимож — як. 1576, Лимож) — Француз Ренессансының күренекле рәссамы, нәселдән килгән оста-эмальер, эмаль һәм пыялада живописец, рәсем ясаучы һәм гравёр.
Тәрҗемәи хәле Леонар Лимозен Беренче һөнәрләре нәселдән күчүче лимож эмальерларының зур гаиләдән килеп чыгышлы, ул трактирчы һәм сәүдәгәр Франсуа Лимозенның улы булган. Аның энесе Жан Лимозен Беренче (як. 1561— як. 1610) шулай ук эмаль белән эшләнмәләр буяган. Бу гаиләдән Леонар Лимозен Икенче (як. 1550— як. 1625) һәм башка осталар мәгълүмNeues allgemeines Künstler-Lexicon; oder Nachrichten von dem Leben und den Werken der Maler, Bildhauer, Baumeister, Kupferstecher etc. Bearb. von Dr. G. K. Nagler. — München: E.A. Fleischmann, 1835—1852, алар арасында Леонар Өченче, Жан Беренче, Жан Икенче һәм Жан Леонар ӨченчеAlfred Darcel: Notice des émaux et de l’orfèvrerie, Musée du Louvre, 1867. S. 133 . Кайбер мәгълүм булмаганлык Леонар Лимозен Беренче эшчәнлегенең башын томалый. Ул Нардон Пенико (1470—1543) өйрәнчеге булган дип санала. Кайбер биографлар фараз итүенчә ул Фонтенблога 1528 елда килгән, гәрчә соңыннан Россо Фьорентино һәм Франческо Приматиччо идарә иткән мәктәп ул вакытта әле булмаганDictionnaire Bénézit. Dictionnaire des peintres, sculpteurs, dessinateurs et graveurs, vol. 8, éditions Gründ, janvier 1999. — SBN 2700030184). — Рр. 670—671.
1530 елдан бирле Леонар Лиможда эшләгән (башка мәгълүмат буенча 1541 елда ул Лиможда ир туганы Мартин белән яши башлаган). Король Франциск I вакытында Лимож остаханәләре идарәчесе һәм сарай яны рәссамы булган. 1548 елда ул король йокы бүлмәсенә камердинер булып билгеләнгән булган һәм: «Леонар Лимозен, Эмальер, Живописец, король камердинеры» (Léonard Limosin, Esmailleur, Peintre, valet de chambre du Roy) дип имзалый башлаган. Рәссам шулай ук король Генрих II-дә рәхим ителгән булган. 1548 елда яңа корольдән сарай яны эмальеры дәрәҗәсен алган булган. 1572 елда ул Лимож консулы булып сайланган булган Власов В. Г. Лимозен // Стили в искусстве. В 3-х т. — СПб.: Кольна. Т. 2. — Словарь имён, 1996. — С. 514. — ISBN 5-88737-005-X. При Франциск II булуда Леонар Лимозен үзенең «Безнең Сир король йокы бүлмәсенең хезмәтчесе һәм аның эмальер-остасы» (Serviteur de la Chambre du Roy notre Syre et son Maître esmailleur) титулын саклап калган. 1571 елда ул ир туганы һәм партнёры Мартин Лимозенны югалткан. Аның соңгы имзаланган эшләре 1574 ел белән даталанган, әмма үлем датасы ачык билгеле түгел, гәрчә ул 1577 ел башыннан соңрак була алмаган.
Иҗаты Күп башка эмальер-осталардан аермалы буларак Лимозен шулай ук живописец һәм гравёр булган һәм үзенең композицияләрен үзе ясаган. Аның иң иртә эше «L. L.» дип имзаланган һәм 1532 ел белән даталанган. Эмаль буенча кайбер иртә живопись эшләрендә Фонтенбло мәктәбе рәссамнары маньеризмы йогынтысы күренә, ул немец рәссамнары гравюралары, хосусан, Альбрехт Дюрерныкылар буенча да эшләгән, әмма 1535 елдан бирле Лимозен Югары Яңарыш итальян осталарына, күбесенчә Рафаэльгә охшатып ясый башлаган. Рафаэль, Ф. Приматиччьо, Никколо дель Аббате рәсемнәреннән гравюралар буенча катлаулы "картина" композицияләрен башкарган. 1535-1574 елларда Л. Лимозен Ж. Клуэ Олысы һәм аның өйрнчекләре рәсемнәре буенча росписьле эмаль техникасында замандашларының якынча йөз егерме портретын башкарган. Аның эшенеке эмаль сурәтләр, картиналар кебек, росписьлы рамнарга куелганДоброклонская О. Д. Лиможские расписные эмали XV и XVI веков. Собрание Государственного Эрмитажа. — М.: Искусство, 1969. — С 12—19. Рәссам гризайль һәм полихромлы роспись техникасында савытлар, плакеткалар, комганнар һәм тәлинкәләр иҗат иткән. 1537 елда ул зур сәләт белән хәзер Луврда хозурланырга мөмкин касәләрне һәм шахмат такталарын эмаль белән каплаган. 1545 елда живописец Мишель Рошетель остага Генрих II тарафыннан Диана де Пуатьега аның Ане кальгасының капеласын бизәү өчен “Унике апостол” сериясеннән рәсемнәр тәкъдим иткән. Ике сюжеты хәзер Луврда булган бу серияне Лимозен берничә мәртәбә кабатлаган. Ане кальгасы горурланган эмальләр, һичшиксез, корольнең игътибарын җәлеп иткән, чөнки Леонар Лимозен тиздән король фавориткасы портретын ясарга заказ алган. Бу картина рәссамның шедевры булып тора. Диана де Пуатьеның хикәятенең юрамаларын оста Фонтенбло мәктәбе рәссамнары эшләгәнчә күп мәртәбә юрамаларын эшләгән. 1558 елда Генрих II сарай яны эмальерыннан Сент-Шапель нефы аркылы урнашкан ике алтарь өчен картиналарга заказ биргән. Генрих II бу картиналарның берсендә Франциск I һәм Элеонора Австрияле, ә икенчесендә – ул үзе һәм Екатерина Медичи урнашуын теләгән. Кырык алты эмаль пластинасыннан торган бу эш бер ел эчендә башкарылган булган. Леонар аны эшләгәндә бар сәләтен кулланган. Аннан соң ул сарай яны портретлары сериясен дәвам иткән: Франциск II, герцог де Гиз, Маргарита де Валуа, Лотарингия кардиналы, Венера образында Екатерина Медичи, Юпитер образында Генрих III һәм Аполлон образында Карл IX. Король капелласы өчен аның тарафыннан Генрих II һәм Екатерина Медичи сурәтләре белән ике тәрәзәнең росписьле пыялалары барлыкка китерелгән булган. Моннан кала гравирлау белән шөгыльләнеп Лимозен үзеннән соң Фонтенбло мәктәбенең стилендә коры инә техникасында башкарылган дини эчтәлекле берничә эстамп калдырганChisholm H., ed. (1911). Limousin, Léonard. Encyclopædia Britannica. Vol. 16 (11th ed.). — Cambridge University Press. — Pp. 700—701 . Леонар Лимозенның мирасы гаять зур. Ул 1532 һәм 1574 еллар арасында имзалаган һәм даталаган 1840 эмаль мәгълүм. Әмма иң мөһиме – ул башкарган эшләрнең югары осталыгы һәм художество сыйфаты. Аның әсәрләре барлык башка Лимож осталарның эшләреннән “бер башка биегрәк”. Зур кыюлык һәм зур зәвык белән Лимозен эмаль сәнгатендә мәгълүм барлык ысулларны һәм росписьнең техник ысулларын кулланган. Аның әсәрләре күп музейларда: Луврда һәм Урта гасырлар Милли музее: Термалар һәм Клюни ОтелеЗападноевропейское декоративное искусство IX—XVI веков из собраний музеев Лувра и Клюни. Каталог выставки. (М-во иностр. дел Франции, Упр. нац. музеев Франции, Лувр, Музей Клюни, Гос. Эрмитаж, Гос. музей изобр. искусств им. А. С. Пушкина). — Москва: Искусство, 1981, Пти-Пале музеенда (Париж), Лимож епархия музеенда, Экуан кальгасында Милли Ренессанс музеенда, Лион нәфис сәнгать музеенда һәм Франциянең башка шәһәрләрендә, Лондонда Британия музеенда һәм Виктория һәм Альберт Музеенда, Нью-Йоркта Метрополитен-музейдаДекоративно-прикладное искусство от поздней античности до поздней готики. Каталог выставки (Музей Метрополитен в Нью-Йорке, Художественный институт, Чикаго, Мин-во культуры СССР, Музей изобразительных искусств им. А. С. Пушкина, Государственный Эрмитаж). — Л.: Государственный Эрмитаж, 1990. — С. 40—55, һәм шулай ук күп шәхси тупламаларда.
Галерея
Искәрмәләр
Төркем:Рәссамнар