Леонхард Керн (немец телендә: Leonhard Kern; 1588 елның 22 ноябре, Форхтенберг — 1662 елның 4 апреле, Швебиш-Халль) — немец сынчысы, Германиянең XVII гасыр иң күренекле сынчыларының берсе.
Тормышы һәм иҗаты Л. Керн кечкенә немец графлыгы Гогенлоэда (хәзерге Баден-Вюртемберг федераль җирендә) таш юнучы гаиләсендә туган. Эринген шәһәренең гимназиясендә укыган. Ә 1603-1609 елларда абыйсы Михаэль Керн остаханәсендә сынчылык сәнгатен өйрәнгән. 1613-1614 елларда Италиягә уку сәфәренә барган, аннан соң Төньяк Африкага зиярәт кылган, 2 ел Римда торып XVI гасыр итальян сынын өйрәнгән. Любляна һәм Горний Град аша (анда Л. Кернның 1613 ел белән даталанган беренче эше мәгълүм) сынчы туган ягына кайткан. Кайтканнан соң, аңа ундүрттән дә ким түгел бала тудырган чиновник кызы Амалия Цёльнерга өйләнгәч беренче вакыт ир туганы Михаэль остаханәсендә эшләгән, аннан соң Гейдельбергка курфюрст Фридрих V Пфальцлы сарае янына күчкән. Әмма Пфальцның Утыз еллык сугышка керүеннән соң сынчы 1620 елда Гейдельбергтан киткән һәм Швебиш-Халльга күчкән, анда киң ассортимент кече форматлы фигуралар ясау буенча сынчылык остаханәсен ачкан. Гадәти тематикадан – мифологик һәм дини һәм шулай ук жанр сәхнәләреннән кала сынчы әсәрләрендә Швебиш-Халль да зыян күргән сугыш китергән дәһшәт һәм газапларны чагылдырган. Стилистик яктан сынчы немец бароккосының классик-реалистик юнәлешнең вәкиле булган. Л. Керн эшәре пластиканың нәзеклеге һәм характерларның чагылышы осталыгы белән аерылып тора. Сынчының иҗаты замандашлары танылуына ирешкән һәм аны матди яктан бай кеше иткән. Аның күп әсәрләре кенәз һәм король тупланмаларында һәм шулай ук Европаның иң эре музейларында булган. 1648 елда Л. Кернга Бранденбург курфюрстының сарай яны сынчысы дәрәҗәсе бирелгән булган. Искәрмәләр
Әдәбият Elisabeth Grünenwald. Leonhard Kern. Ein Bildhauer des Barock. // Forschungen aus Württembergisch Franken. — Bd. 2. — Schwäbisch Hall, 1959. Leonhard Kern (1588—1662). Meisterwerke der Bildhauerei für die Kunstkammern Europas. (= Kataloge des Hällisch-Fränkischen Museums Schwäbisch Hall; Bd. 2). / Harald Siebenmorgen (Hrsg.). — Sigmaringen, 1988. — ISBN 3-7995-3301-X Leonhard Kern (1588—1662). Neue Forschungsbeiträge. (= Kataloge des Hällisch-Fränkischen Museums Schwäbisch Hall, Bd. 2 — Supplement). / Harald Siebenmorgen (Hrsg.). — Sigmaringen, 1990. — ISBN 3-7995-3302-8
Галерея
Төркем:Рәссамнар