Copiopteryx jehovah (әйтелеше Копиоптерикс җеһова) — сатурния (лат. Saturniidae) гаиләсенә, Copiopteryx ыругына караган зур күбәләк.

Ачылуы, этимологиясе Бу күбәләкне 1874 елда Америка скульпторы, энтомологы Герман Стрекер ачкан һәм тасвирлаган. Ыруг атамасы (Copiopteryx) сүзгә-сүз "койрык канат" дигәнне аңлата. Бу атама шул күбәләкләрнең арткы канатлары койрык сыман озын булганга бирелгән. Күбәләкләрнең әлеге төре Йәһвә хөрмәтенә атала (Йәһвә — Аллаһы Тәгаләнең исеме). Тәңкә канатлылар (күбәләкләр) турындагы китабында Герман Стрекер бу күбәләкне Copiopteryx jehovah дип, акча бирә алган яки аны ашата алган берәр кеше хөрмәтенә түгел, ә белә торып Ходай хөрмәтенә атаган. Аның сүзләре буенча, шушы мап-матур күбәләкне күзәтүче үз уйларын Аллаһыга юнәлтергә тиешStrecker H.(1874) Lepidoptera, Rhopaloceres and Heteroceres, indigenous and exotic; with descriptions and colored illustrations..

Тасвирланышы Зур күбәләк. Канатлары арасының киңлеге 90—100 мм. Канатлары соры-коңгырт төсенең төрле төсмерләрендә. Алгы канатлары караңгырак төстә. Арткы канатлары бик озын, койрыкларга охшаш. Ана күбәләкләр ата җенестәгеләреннән аерылып тора: канатлары ачыграк төстә, түгәрәкләнеп тора; "койрыклары" кыскарак.

Искәрмәләр

Әдәбият

Төркем:Күбәләкләр Төркем:Йәһвә