Бу Казан газ оешмасы җитәкчесе турында мәкалә, Мәскәү метеорологы турында моннан укыгыз

Рөстәм Усманов, Рөстәм Ринат улы Усманов (Рустам Ринатович Усманов; 1969 елның 15 октябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― хуҗалык-дәүләт эшлеклесе, техник фәннәр кандидаты, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры (2019 елның июленнән). VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (2024 елның 8 сентябреннән). Башкортстан Республикасының атказанган уйлап табучысы (2016). «Газпром» ГАҖ мактаулы хезмәткәре (2019).

Тәрҗемәи хәле 1969 елның 15 октябрендә Рустем Ринатович Усманов. kazan-tr.gazprom.ru Уфада туган. 1988―1989 елларда армиядә атом-төш шартлауларын ачыклауның геофизик чаралары отделениесе командиры вазыйфасында хезмәт иткән.

Уфа нефть институтын «газ-нефть үткәргечләрен һәм газ-нефть саклагычларын проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү» белгечлеге буенча (1992), Бөтенроссия читтән торып укулы финанс-икътисад институтын () «менеджмент» белгечлеге буенча (1994) тәмамлаган Усманов Рустем Ринатович генеральный директор ООО «Газпром трансгаз Казань». Бизнес-Онлайн.

Хезмәт юлы 1992―1996 елларда ― «Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ магистраль газүткәргечләренең Кырмыскалы линия производство идарәсенең линия―эксплуатация хезмәте мастеры, аннары баш инженеры.

1996―2007 елларда ― «Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ ГРС магистраль газүткәргечләрне, газ бүлү станцияләрен һәм газ саклагычларын эксплуатацияләү буенча җитештерү бүлеге башлыгы, аннары магистраль газүткәргечләрен эксплуатацияләү, ремонтлау, диагностикалау буенча баш технолог.

2007―2008 елларда ― «Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары.

2008 елдан 2019 елга кадәр ― «Газпром трансгаз Уфа» ҖЧҖ баш инженеры ― генераль директор урынбасары.

2019 елның июленнән — «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры. Ел саен «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ 260 млрд куб метрдан артык, шул исәптән 17 млрд куб метрдан артык Татарстан Республикасына, шулай ук күрше республика һәм өлкәләрнең кайбер районнарына табигый газ транспортлый. Хезмәткәрләр саны ― 10 меңнән артыкРустем Усманов, «Газпром трансгаз Казань»: «Мне сказали: «Не испорти то, что уже есть!». business-gazeta.ru, 7.11.2019.

2024 елның 8 сентябреннән ― VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты (35нче Кама-Нократ сайлау округы). Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасыУсманов Рөстәм Ринат улы. Депутатлар корпусы. gossov.tatarstan.ru.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Фән һәм техника өлкәсендә «Газпром» ГАҖнең дүрт премиясе (2001, 2002, 2010, 2014), академик И. М. Губкин исемендәге премия (2008), Н. К. Байбаков исемендәге премия (2006), «Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсының «Инновацион эшчәнлектәге казанышлар» номинациясе лауреаты (2022). 2016 ― Башкортстан Республикасының атказанган уйлап табучысы 2019 ― «Газпром» ГАҖ мактаулы хезмәткәре 2019 ― «Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен» аерымлык билгесе 2019 ― Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премиясе 2020 ― «Россиядә газ эшен үстерүгә өлеш керткән өчен» медале 2022 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале

Шәхси тормышы Гаиләле, өч баласы барАлександр Андреев. Визитная карточка руководителя: Рустем Ринатович Усманов. Бизнес-Онлайн, 7.11.2019. Буш вакытында «Газпром трансгаз Казань»ның һәвәскәр хоккей командасында буларак уйный.

Искәрмәләр

Сылтамалар Усманов Рустем Ринатович. Татцентр.ру Руководство «Газпром трансгаз Казань». Рустем Ринатович Усманов. kazan-tr.gazprom.ru

Төркем:Казан оешмалары җитәкчеләре Төркем:Техник фәннәр кандидатлары Төркем:Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте премиясе лауреатлары Төркем:РФ хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 7 нче чакырылыш депутатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Башкортстанның атказанган уйлап табучылары