Мирмөхсин, тулы исеме Мирмөхсин Мирсәидов (; 1921 елның 3 мае, РСФСР, Төркистан АССР, Ташкент ― 2005 елның 3 феврале, Үзбәкстан, Ташкент) ― үзбәк совет шагыйре, язучы, мөхәррир, журналист. Үзбәкстан ССРның халык язучысы (1981). Үзбәк ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1974). «Шәрык йолдызы», «Муштум», «Гулистон» журналларының баш мөхәрриреSovet davri adabiyoti (20 asrning 30-80 yillari). O'zbekiston jannatmakon o'lka.
Тәрҗемәи хәле 1921 елның 3 маенда РСФСР составында булган (1918–1924 елларда) Төркистан АССР башкаласы Ташкентның Кесаккурган мәхәлләсендә () чүлмәкчеләр гаиләсендә туган.
Иске шәһәрнең 1нче мәктәбен, Ташкенттагы тел һәм әдәбият факультетын тәмамлаган (1941).
Хезмәт эшчәнлеген урта мәктәптә үзбәк теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган. Аннары Үзбәкстан радиосы мөхәррире булган, республика газета-журналлары редакцияләрендә эшләгән, Үзбәкстан Язучылар берлегендә сәркатип вазыйфасын башкарган. 20 ел «Шарқ юлдузи» һәм 10 ел , журналлары баш мөхәррире, «Қизил Ўзбекистон» (хәзерге ) газетасында бүлек мөдире булып эшләгән.
2005 елның 3 февралендә 84нче яшендә вафат булган Мирмухсин (1921―2005). ziyouz.uz, 05.09.2012.
Иҗаты Матбугатта әсәрләре 1936 елдан басылып килә. «Тугрылык» () исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1943 елда басылып чыккан. Сугыштан соңгы елларда Үзбәкстан мамыкчыларының героик хезмәте турында «Оста Гияс» (Уста Гиёс), «Яшел кышлак» (Яшил кишлок), аннан соң «Карендәшләрем» (Кариндошларим), «Ширак» (Широк), «Онык» (Набира) һәм башка поэмаларын иҗат иткәнЁрмамат Рустамов. Мастер эпического слова. Самаркандский вестник, 04.05.2021.
Мәскәүдә «Ферганская весна», «Стихотворения и поэмы», «Лирические строки» һ.б. җыентыклары дөнья күргән. 1957 елда аның күпьеллык хезмәте ― «Зияд һәм Әдибә» (Зиёд ва Адиба) исемле шигырь белән язылган романы басылып чыккан. Мирмөхсин яхшы романнар авторы буларак та танылган. Хәзерге Үзбәкстан тормышы турында «Корыч коючы улы» (Дегрез угли, 1972), «Чаткал юлбарысы» (Чоткол йулбарси, 1977) кебек романнар, «Зодчий» (1974), «Тимур Мәлик» (1985) кебек тарихи романнар язган. Соңгырак әсәрләргә «Елан үче» (Ilon oʻchi, 1995) һәм «Туран мәликәсе» (Turon malikasi, 1998) керә.
Балалар өчен дә уннан артык китап язган. Аерым алганда, «Йолдызлар» (Улдузлар, 1949), «Лалә» (Лола), «Слива белән өрек» (Гилос ва урик, 1952) хикәяләр җыентыклары чыккан. Әдипнең балалар өчен язган кайбер әсәрләре рус теленә тәрҗемә ителгән.
А. Пушкин, Т. Шевченко, В. Маяковский, Н. Тихонов һ.б. шигырьләрен үзбәк теленә тәрҗемә иткән. Әсәрләре рус, украин, казакъ, инглиз, кыргыз, гарәп һәм башка телләрдә басылып чыккан Mirmuhsin tarjimai hol. Romanlari, hikoyalari, qissalari, dostonlari.
Китаплары Шигъри җыентыклары: «Тугрылык» (1945), «Ватандашлар» (1953), «Йөрәк һәм фәлсәфә» (1963) һ.б. Поэмалар: мамык үстерүчеләр турында «Оста Гияс» (1947), «Яшел кышлак» (1948), «Карендәшләр» (1953). Шигырь белән язылган роман: халыклар дуслыгы һәм сугыштан соңгы төзелеш темасына «Зияд белән Әдибә» романы (1957), «Җәмилә» повесте (1957). Тарихи повестьлар: «Ак мәрмәр» (Ок мармар), 1957; «Кәнизәк» (Канизак), 1962; «Төнге яшеннәр» (Тунги чакмоклар)Мирмухсин Мирсаидов. Молнии в ночи, 1964) һәм тарихи романнар («Төзүче», 1974; «Хөҗәнт ныгытмасы: Тимур Мәлик», 1985). Романнар: эшче сыйныф турында «Чыныгу» (Тобланиш), 1нче китап, 1964) һәм «Корыч коючы улы» (Дегрез угли, 1972), үзбәк зыялыларының аякка басуы турында «Өмет» (Умид, 1969) Мирмухсин. Большая российская энциклопедия.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1951 ― Хөрмәт Билгесе ордены ? ― Хөрмәт Билгесе ордены 1968 ― Үзбәкстан ССРның атказанган мәдәният эшлеклесе 1974 ― Үзбәкстан ССРның Хәмзә исемендәге Дәүләт премиясе – «Умид» (Өмет) романы өчен 1978 ― ВЦСПС премиясе ― заманча эшче сыйныф турында иң яхшы матур әдәбият әсәренә ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлегенең Бөтенсоюз конкурсында – данлыклы эшчеләр династиясе турында «Дегрез угли» ( улы) китабы өчен 1981 ― Үзбәкстан ССРның халык язучысы Хезмәт Кызыл Байрагы ордены 1981 – Халыклар Дуслыгы ордены 1991 – Ленин ордены 1998 – ордены (Үзбәкстан)
Искәрмәләр
Әдәбият . Мирмухсин / «Люди и книги». Литературные заметки. М.: «Советский писатель», 1982.
Сылтамалар Мастер эпического слова. zarnews.uz, 04.05.2021 Мирмухсин Мирсаидов асарлари, китоблари
Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:ССРБ шагыйрьләре Төркем:Үзбәкстан язучылары Төркем:Үзбәк телле язучылар Төркем:Үзбәкстан балалар язучылары Төркем:«Эл-юрт хурмати» ордены кавалерлары Төркем:Үзбәкстан ССР халык язучылары Төркем:Үзбәкстанның Хәмзә исемендәге премиясе лауреатлары Төркем:Ташкент педагогия институтын тәмамлаучылар