Огюстен (Августин) де Сент-Обен (француз телендә: Augustin de Saint-Aubin; 1736 елның 3 январе, Париж — 9 ноября 1807 елның 9 ноябре, Париж) — француз рәсем ясаучысы һәм гравёры, офорт остасы. Ике йөздән артык рококодан неоклассицизмга яки Людовик XVI стиленә күчеш стильдә офорт: китап иллюстрацияләре, виньеткалар, арабескалар барлыкка китергән.Augustin de Saint-Aubin (1736—1807). Data BNF France: Bibliothèque Nationale de France. Retrieved 23 June 2015. https://data.bnf.fr/12318988/augustin_de_saint-aubin/ .

Тәрҗемәи хәле Огюстен рәссамнар гаиләсеннән килеп чыгышлы, ул король Людовик XV-нең чигүчесе Габриель-Жермен де Сент-Обен (1696—1756) һәм шулай ук король чигүчесе Анна Буассе улы булган. Аның ир туганнары Габриель-Жак, Шарль-Жермен һәм Луи-Мишель де Сент-Обен шулай ук мәшһүр рәссамнар булган. Шулай ук бу зур гаиләнең башка әгъзалары да мәшһүр рәссамнар булган: Катрин-Луиза, Луи-Мишель, Афанасий һәм Агата. Аның сеңлесе Шарль-Жерменның кызы Мария-Франсуаза шулай ук рәссам булган. Алар барысы да Париж Луврында сакланган “Сент-Обен китабы” (фр. le Livre des Saint-Aubin) гравюралар тупланмасы буенча мәгълүм.

Огюстен де Сент-Обен Этьен Фессар, Николя-Анри Тардьё һәм Лоран Кар дигән гравёрлардан өйрәнгән. 1755 елдан үзлектән гравирлау белән шөгыльләнгән, М. де Лагардның “Музыкаль журналы” (фр.: Journal de musique) өчен күп иллюстрация, театр тамашалары өчен рәт афиша, сату каталоглары, китаплар һәм хәтта герцог де Шеврёзның табигый тарих кабинетын җиһазландыруын ясаган. Ул экслибрислар, фронтиспислар һәм китап тышлыклары, сатучы карточкалары өчен күп коммерция заказлары алган һәм шулай ук китапларга иллюстрацияләр ясаган, мәсәлән, Джованни Боккаччоның “Декамерон”ына. Огюстен мода, стиль һәм дөньяви тормыш темасын күп оригиналь рәсемнәр ясаган, бигрәк тә портрет гравюрасында алга киткән, чөнки ул еш эшләгән живопись оригиналларының ярымтоннарын чагылдыручы карандаш манерасында камил ясый белгән. 1771 елның 25 маенда Парижда Король живопись һәм сынчылык академиясенә номинирланган булган, әмма академикларга кабул ителмичә калган, чөнки кирәкле документларның берсен дә китермәгән.

1776 елда Огюстен де Сент-Обен Король китапханәсенең (фр.: Bibliothèque Royale) рәсми гравёры итеп билгеләнгән булган. Ш.-Н. Кошен Кечесе белән бергә Луи-Филипп Орлеанлының 2 томда фронтисписта: “Орлеан герцогы тупланмасыннан киселә торган ташларның тасвирламасы...” (фр.:-Description des principales pierres gravées du cabinet de… duc d’Orléans) (1770—1784) борынгы зиннәтле геммалар тупланмасы басмасына заставкалар һәм ахырлар гравирлау өстендә эшләгән Французская иллюстрация XVIII века в собрании Эрмитажа. Каталог выставки. — Л.: Государственный Эрмитаж, 1982. — С. 33. — № 132 . Милли Җыен белән килешү буенча 1790-ынчы елның апрелендә аңа 200, 300 һәм 1000 ливр кыйммәтле яңа француз ассигнацияләр өчен эскизлар ясау кушылган булган. Эммануэль Бошеның 1879 ел каталогында 1300-дән артык Огюстен эше бар, әмма аны күбесенчә шул вакытның мәшһүр кешеләренең гравирланган портретлары өчен хәтерлиләр Fahy E., Wrightsman J. The Wrightsman pictures. — New York: Metropolitan Museum of Art, 2005. — Р. 222. — ISBN 1-58839-144-2. Retrieved 23 June 2015 .

Огюстен Луиза-Николь Годога өйләнгән булган. Исән вакытта Огюстен де Сент-Обен туганнарыннан иң уңышлысы булып саналган, әмма хәзерге вакытында аның турында әз кеше белә Огюстен де Сент-Обен: Augustin de Saint-Aubin". Marty de Cambiaire. Russia: Marty de Cambiaire .

Галерея

Искәрмәләр

Сылтамалар СЕНТ-ОБЕН

Төркем:Рәссамнар