«Азат Сафа» мәчете () ― Россия Федерациясенең Төмән өлкәсе Ямал-Ненец автономияле округы Надым шәһәрендәге ислам гыйбадәтханәсе (җәмигъ мәчете). ҮДН составындагы төбәк Диния нәзарәтенә караган җирле дини җәмгыять (мәхәллә) карамагында.
Надым мәчете ― дөньяда иң төньякта, янында урнашкан мәчетләрнең берсеМечети и мусульмане на Севере. a-krotov.livejournal.com, 16.03.2018.
2000-еллар башында Надымда (1972 елдан шәһәр) өч меңгә якын мөселман яшәгәнСоборная мечеть Азат Сафа, Надым.
Тарих «Азат Сафа» җәмигъ мәчете «Васыять» төрки халыклары оешмасы рәисе Азат Нәҗип улы Сафин хөрмәтенә аталган. 2000-еллар башында «Васыять» оешмасы газчылар шәһәрендә мәчет төзү башлангычы белән чыккан.
Төзелеш белән Азат Сафин җитәкчелек итә. Бина нигезенә Изге Ислам догасы сүзләре язылган капсула салынган. Мәчет 2004 елның 23 февралендә ачылганСоборная мечеть «Азат Сафа» города Надыма и Надымского района. Газета «Рабочий Надыма», 4.05.2024.
2024 елның 28 апрелендә «Прометей» мәдәният йортында Надым шәһәренең һәм Надым районының «Азат Сафа» Җәмигъ мәчетенең 20 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концерты уздырылганВ доме культуры Прометей состоялся праздничный концерт.
Бина
Мәчет манарасы факел формасында эшләнгән, биеклеге 22 метрСлава Степанов. Надым — город газовиков на Ямале. Дзен.
Мәчеттә мөселман мәктәбе эшли, анда гарәп теленең нигезләрен укыталар һәм Коръәнне аңларга өйрәтәләр.
Имам Имам-хатыйб Исмәгыйль хәзрәт Газизов (1975 елгы, Ырынбур өлкәсе Керәшле авылында туган, Туймазыда электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән, Октябрьскийның «Нуруль-Ислам» мәдрәсәсендә дини белем алган. Ун еллап Татар Томбарлысы мәчетендә имам-хатыйб булган. 2006 елдан Ямалда Исмагил хазрат Газизов–имам-хатыб мечети города Надым. Надым — РДУМИсмагил Газизов ВКонтакте.
Искәрмәләр
Сылтамалар Соборная мечеть Азат Сафа, Надым Соборная мечеть «Азат Сафа» города Надыма ВКонтакте
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2004 елда төзелгән мәчетләр Төркем:Ямал-Ненец автономияле округы мәчетләре