Гөлбадран (, )− оешма чәчәклеләр семьялыгыннан күпьеллык үләнчел үсемлекләр ыругы
Таралуы 50 дән артык төре билгеле, Төньяк ярымшарда: Европа, Төркия, Казахстан, Кыргызстан, Монголия, Кытай, Япония, Корея территорияләре буенча таралганнар.
Татарстанда өч төре – меңьяфраксыман гөлбадран (T. achilleifolium) һәм меңьяфраклы гөлбадран (T. millefolium) – Кама аръягында, гади гөлбадран, ягъни кыргый миләш (T.vulgare) барлык районнарда да очрый. Урман читләрендә, үләнле һәм ташлы сөзәклекләрдә, сулыклар янында үсә.
Урман һәм урманлы дала зонасы үсемлеге. Ботаник тасвирлама
Сабаклары туры, 130 см га кадәр биеклектә, озын шуышма тамырчалы. Яфраклары чиратлашкан, каурыйсыман теленмә. Чәчәк кәрзиннәре ачык сары төстә, ярымшар рәвешендә, калкансыман чәчәк төркемендә. Җимешләре – озын сырлы орлыкчалар. Июнь-сентябрь айларында чәчәк ата, август–октябрьдә җимеш бирә. Вегетатив юл белән үрчи. Куллану Гади гөлбадранның чәчәк төркемендә эфир мае, органик кислоталар, флавоноидлар, дуплау һәм ачы матдәләр бар.
Гөлбадранның чәчәк төркемнәре халык медицинасында ашказаны, баш авыртканда һәм үт кудыру чарасы буларак кулланыла.
Инсектицид.
Меңьяфраклы гөлбадран ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).https://tatarica.org/tat/razdely/priroda/rastitelnost/glbadran
Әдәбият
Дудченко Л. Г., Козьяков А. С., Кривенко В. В. Пряно-ароматические и пряно-вкусовые растения - К.: Наукова думка, 1989. - 304 с. - 100 000 экз. - ISBN 5-12-000483-0. Губанов И. А., Киселёва К. В., Новиков В. С., Тихомиров В. Н. 1429. Tanacetum vulgare L. - Пижма обыкновенная // Иллюстрированный определитель растений Средней России. В 3-х томасы - М.: Т-во науч. Изд. КМК, Ин-т технологы. иссл, 2004. - Т. 3. Покрытосеменные (двудольные: раздельнолепестные). - 493 б. - ISBN 5-87317-163-7.
Искәрмәләр
Төркем:Төньяк Америка флорасы Төркем:Ауразия флорасы Төркем:Астралылар Төркем:Дару үләннәре Төркем:Үләннәр Төркем:Кызыл китап Төркем:Үсемлекләр Төркем:Әлифба буенча үсемлекләр Төркем:Татарстан табигате