Владимир Даниличев (, — , ) — төзүче инженер. 1935 дә Горьки төзүче инженерлар институтын, 1937 дә Ташкәнттә авиация белгечләре мәктәбен бетергән. 1937-39 дә Татстройтестның быш инженеры. 1939-41 дә ВКП(б) ҮК каршындагы Югары мартия мәктәбендә укыган, 1941 дә үз иреге белән сугышка китә. 1948-53 тә янә Казанда, «Казаньпромстрой» тресты идарәчесе. 1953 дән соң Түбән Идел якларында: 115 нче төзелеш тресты идарәчесе (1953-56), Сталинград өлкә төзелешлекләр сәнәгате идарәсе башлыгы (1956-57), «Саратовгазнефтепроводстрой» тресты баш инженеры (1957-58), Сарытау икътисад районы Төзелеш идарәсе башлыгы (1959), «Саратовхимтяжстройның» 1 нче төзелеш тресты баш инженеры (1959-60), «Главприволжскстрой»ның техник идарәсе башлыгы (1963-69), Сарытау йортлар салу комбинаты башлыгы (1969-73), «Главсредневолговодстрой»ның баш инженеры (1973-74). 1974-81 елларда Сарытау күптехника институтының төзелеш икътисады һәм аны оештыру кафедрасы мөдире.https://www.moypolk.ru/soldier/danilichev-vladimir-vasilevich Искәрмәләр