Рамил Рамазанов, Рамил Миргаяз улы Рамазанов (1979 елның 9 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман ) ― юрист, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары – коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы (2015 елдан). Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы. Татарстан Республикасының Атказанган юристы (2018). 1нче класслы юстиция киңәшчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2022). Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы (2022 елдан).

Тәрҗемәи хәле 1979 елның 9 февралендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туган. Район үзәге урта мәктәбен Сармановская средняя школа гордится своими выпускниками и радуется их успехам. Сармановская СОШ ВКонтакте, 11.11.2023, Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын (2000), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2005) тәмамлаган. 2022 елда юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган. Диссертация темасы: «Җинаять процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча суд эшчәнлеге» ()Диссертация на тему «Деятельность суда по обеспечению безопасности участников уголовного процесса».

Хезмәт юлы 1996 елдан 2002 елга кадәр эчке эшләр органнарында хезмәт итә.

2002―2005 елларда ― Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә дәүләт салым инспекторы, әйдәп баручы белгеч, бүлек башлыгы урынбасары.

2005―2010 елларда ― ТР Президенты эшләре идарәсендә баш референт, баш киңәшче.

2010 елдан 2013 елга кадәр ― ТР Дәүләт киңәшчесе секретариатының баш киңәшчесе.

2013―2015 елларда ― Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары, 2015 елның февраленнән ― идарә башлыгы урынбасары ― коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы.

Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысыРамазанов Рамиль Миргаязович. Профессорско-преподавательский состав - РГУП Казань.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале 2016 ― ТР Президентының Рәхмәте (2016) Признание заслуг. «Республика Татарстан», 25.02.2016 2018 ― Татарстан Республикасының Атказанган юристы Поздравляем! Портал муниципальных образований РТ, 28.02.2018 2021 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале 2024 ― «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале Дәүләт бүләге якташыбызга тапшырылды. Сарман муниципаль районы, 28.02.2024

Шәхси тормышы Өйләнгән, өч баласы барЗаместитель начальника Управления - начальник отдела. Управление Судебного департамента в Республике Татарстан.

Искәрмәләр

Сылтамалар Рамазанов Рамиль Миргаязович. Татцентр.ру Заместитель начальника Управления - начальник отдела. Управление Судебного департамента в Республике Татарстан

Төркем:Россия юристлары Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Казан юридик институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган юристлары Төркем:«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«Казанның меңьеллыгы хөрмәтенә» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр Төркем:Юридик фәннәр кандидатлары