Әнвәр Галимов, Әнвәр Фәйзрахман улы Галимов (1949 елның 30 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Әлки районы, Иске Камка ― 2021 елның 26 октябре, РФ, ТР, Әлки районы, Базарлы Матак) ― укытучы, спортчы (авыр атлетика, ), тренер, РСФСР спорт мастеры, авыр атлетика буенча Россия һәм Татарстан чемпионы. Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы (2017). Россиянең халык мәгарифе отличнигы.

Тәрҗемәи хәле

1949 елда Татарстан АССР Әлки районы Иске Камка авылында туып үскән. Туган авылында 8нче сыйныфны тәмамлаганнан соң, Алпар урта мәктәбенә укырга йөри башлый. Чаңгы ярышларында катнаша. Укытучысы Наил Гатин аңа спорт буенча китәргә киңәш биргән. Иске Алпарда 10нчы сыйныфны, аннары Әлмәттә физкультура техникумын тәмамлаган. Милли көрәш буенча техникум чемпионы, чаңгы спорты буенча «спорт мастерына кандидат» нормативын үтәгән. Хәрби хезмәткә алынганЗилә Мөбәрәкшина. Россия һәм Татарстан чемпионы Әнвәр Галимовның якты истәлегенә: «Күз дә тигәндер, дим...» Интертат, 22.08.2023.

Армиядән кайткач, Иске Алпар урта белем бирү мәктәбендә эшли башлаган, 1972―1982 елларда физкультура укытучысы булган. Сабантуйларда, бәйрәмнәрдә штанга, гер күтәрә. Район Сабантуйларында гер күтәрү буенча 10 елдан артык чемпион булган. 1972 елда Иске Камка Сабан туенда 2 потлы герне, бер тапкыр да җиргә төшермичә, 201 тапкыр һавага күтәрә. Үз үрнәге белән мәктәп укучыларын, авыл яшьләрен спортка, алып барырга җәлеп иткән .

Аның җитәкчелегендә спортта беренче адымнарын ясаган яшьләрнең республика күләмендә исемнәре таныла: Рәшит Сәмигуллин РСФСР беренчелегенә үткәрелгән чемпионатта җиңә, Әлки районында 3 ел рәттән Сабантуйның абсолют батыры була. Рәис Гатин республика күләмендә үткәрелгән биатлончылар ярышында призлы урыннар ала Рәис Сәлахов бокс ярышларында призлы урыннар яулый. гер спорты буенча дөнья чемпионы Газинур ФәттаховЛюция Низамиева. Өч ай дәвамында 15әр тонна тимер чөйдем. «Әлки хәбәрләре», 22.02.2018 һ.б. ярышлардан җиңү яуламыйча кайтмый.

Базарлы Матакка күченеп, Әлки районы физик культура һәм спорт комитетында эшләгән, аннан соң 95нче Базарлы Матак һөнәри училищесында (2007 елдан Алексеевск аграр көллиятенең Базарлы Матак филиалы ГАПОУ «Алексеевский аграрный колледж». Об учреждении) укыткан. Укытудан тыш, көрәш, самбо, волейбол, баскетбол, футбол, бокс, җиңел атлетика, чаңгы секцияләрендә балалар белән шөгыльләнгән.

«Алина» универсаль спорт залында өстәл теннисы тренеры булып эшләгән Люция Низамиева. В движении ― жизнь. «Алькеевские вести», 21.12.2011. Өлкән яшьтәгеләрнең сәламәтлек мәктәбе җитәкчесе булганЗанятие в школе здоровья. Местное отделение Союза пенсионеров России в Алькеевском районе РТ.

2021 елның 26 октябрендә 72нче яшендә вафат булган. Туган авылы Иске Камка авылы зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре РСФСР спорт мастеры авыр атлетика буенча Россия чемпионы авыр атлетика буенча Татарстан чемпионы Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы (2017) ― күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен Люция Низамиева. Алькеевский район: ветеран спорта Анвар Галимов награжден знаком «Отличник физической культуры и спорта Республики Татарстан». «Алькеевские вести», 15.09.2017 Россиянең халык мәгарифе отличнигы

Гаиләсе Хатыны Флера, укытучы, 1974 елда өйләнешкәннәр. Уллары Айтуган, Рөстәм, Руслан; оныклары.

Хәтер Базарлы Матакта оешмалар арасында Галимов Әнвәр Фәйзрахман улы истәлегенә багышланган өстәл теннисы буенча турнир уздырылаКоманда Базарно-Матакской СОШ заняла 1 место. МБОУ «Базарно-Матакская СОШ» ВКонтактеАлькеевский район: пройдут соревнования памяти Анвара Галимова. Селдон Новости. 7.01.2022.

Искәрмәләр

Сылтамалар Зилә Мөбәрәкшина. Россия һәм Татарстан чемпионы Әнвәр Галимовның якты истәлегенә: «Күз дә тигәндер, дим...» Интертат, 22.08.2023

Төркем:Әлмәт физик тәрбия техникумын тәмамлаучылар Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:РСФСР халык мәгарифе отличниклары Төркем:Россия чемпионнары Төркем:Татарстан чемпионнары Төркем:Россия тренерлары Төркем:Татар спортчылары Төркем:Гер күтәрүчеләр