Абдүлһак Шинаси Һисар (; 1887 елның 14 марты, Госман империясе, Истанбул — 1963 елның 3 мае, Төркия, Истанбул) — төрек язучысы, шагыйре, эссеисты, журналисты, әдәби тәнкыйтьчесе, мөхәррире.
Тәрҗемәи хәле 1898 елдан Галатасарай урта мәктәбендә укыган. 1905 елда Франциягә киткән, анда Парижда Сәяси фәннәр мәктәбендә (École Libre des Sciences Politiques) укыган. 1908 елда конституцион монархия игълан ителгәннән соң туган ягына кайткан. Франция һәм Алмания компанияләрендә, Госман банкында, тәмәке ширкәте администрациясендә эшләгән. 1931 елдан соң Әнкарада урнашкан һәм тышкы эшләр министрлыгында эшләгән.
1921 елда «Илери» газетасы өчен яза башлаган. Үзен уңышлы журналист, тәнкыйтьче, эссеист һәм шагыйрь буларак таныткан. Varlık, Ülkü, Muhit, Ağaç, Türk Yurdu журналлары һәм Milliyet , Hakimiyet-i Milliye (Ulus) һәм Yeni İstanbul газеталары белән хезмәттәшлек иткән. Үзенә күрә стильдә язган, шуның аркасында Төркиядә танылган.
1948 елда Истанбулга күченгән. Берникадәр вакыт (1954—1957) «Türk Yurdu» журналының баш мөхәррире булган.
1963 елның 3 маенда вафат булган.
Сайланган әсәрләре
Fahim Bey ve Biz (1941) Çamlıca’daki Eniştemiz (1944) Ali Nizami Bey’in Alafrangalığı ve Şeyhliği (1952) Boğaziçi Mehtapları (1942) Boğaziçi Yalıları (1954) Geçmiş Zaman Köşkleri (1956) Geçmiş Zaman Fıkraları (1958) Antoloji: Aşk imiş ….. (1955) İstanbul ve Pierre Loti (1958) Yahya Kemal’e Veda (1959) Ahmet Haşim : Şiiri ve Hayatı (1963)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Abdülhak Şinasi Hisar
Төркем:Төрек язучылары Төркем:Төрек шагыйрьләре