Хильми Олейник, Хильми Кочевич Олейник (1994 елның 18 июне, РФ, Краснодар), Хилми Форкс () буларак күбрәк танылган — Россия трансгендер треш-блогеры һәм тиктокеры. Әхлаксыз, эпатажлы һәм провокацион тәртибе белән танылган.
Тәрҗемәи хәле 1994 елның 18 июнендә Краснодарда туган. Аның әти әнисе Чернобыльдән. Әтисе гаиләдән иртә киткән, әнисе алкоголизмнан интеккән. Хильмига 10 яшь булганда, аның әнисен ата-ана хокукыннан мәхрүм иткәннәр, ә үзен балалар йортына урнаштырганнар. Ул анда балигъ булганчы булган.
Үзенең блогерлык эшчәнлеген 2014 елда YouTube'та роликлар урнаштырып һәм параллель рәвештә Instagram'да блог алып барып башлаган. Беренче популярлык дулкынын 2020 елда карантин башланганнан бирле алган. Шул вакытта ул TikTok'та трансгендер блогер Даша Корейка, ә соңрак фуд-блогер Молли Молоко белән бергә видеолар урнаштыра башлаган.
Бу социаль челтәрдәге ике аккаунтны блоклаштырудан соң, Telegram'да шәхси канал актив алып бара башлаган. Ул төрле треш-контент бастырып, Telegram'да популярлык яулый башлаган.
Искәрмәләр
Төркем:Россия тиктокерлары Төркем:Россия блогерлары Төркем:Трансгендер һәм транссексуаль хатын-кызлар Төркем:Блогерлар