«Казан мәчете» () ― Диңгез буе крае административ үзәге Владивостокта Татарстан ярдәме белән төзелүче ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). Владивосток тарихында беренче мәчет Диңгез буе крае мөселманнарының Диния нәзарәте карамагында булачак.
2021 елда узган җанисәп нәтиҗәләре буенча, Диңгез буе краенда 3 946 татар исәпләнә. 2010 елгы җанисәптә татарлар саны 10 640, 1989 елда 20 211 кеше булган.
Приморье халкының якынча 10 % ын (~100 мең кеше) мөселманнар тәшкил итә. Вакытлыча эшкә килүчеләрне исәпкә алганда, мөселманнар саны ― якынча 150―200 мең. Владивостокның үзендә 60 меңләп мөселман яши. Владивосток можно назвать мусульманской столицей Дальнего Востока. primamedia.ru, 17.09.2013 Төбәктә үткән сораштыру нәтиҗәсе буенча, Диңгез буе краенда 7,5 меңнән артык мөселман мәчетләргә йөрергә тели.
Тарих Владивостокта моңарчы беркайчан да мәчет булмаган. «Казан мәчете» ― Владивостокта беренче ислам гыйбадәтханәсе булачак. Татарлар биредә Владивосток шәһәренә нигез салынган чордан (~1860 ел) яши. Биредә XIX гасыр ахырында патша армиясе составында Татар полклары булган. Мөселман гаскәриләр намаз укыган, ике гыйбадәт йорты һәм 40 шәкерткә исәпләнгән бер мәктәп-мәдрәсә булган.
1897 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча 547 татар (шуның 183е Владивостокта) яшәгән. Күпчелеге ― гаскәриләр булган, 94 татар игенчелек, калганнары вак кәсепчелек белән шөгыльләнгән.
Революциягә кадәр биредә ике мөселман зираты, намаз бүлмәләре булган. Хәрби полк мулласы Баһаветдинов якынча 10 ел мөселман-хәрбиләр җәмгыятен җитәкләгән. Шәһәр хакимияте мөселманнарга намаз уку өчен гыйбадәт йортлары итеп 1нче Диңгез һәм Пологая урамнарында махсус биналар бүлеп биргән. 1932 елның 10 гыйнварында Владивосток шәһәр Советы «Мөхәммәт дине тарафдарлары төркемен юкка чыгарылган дип санау турында» карар чыгара, чөнки төркем яңадан теркәлү узмаган булган һәм үз эшчәнлеген туктаткан. Татары / Народы Приморского края. Владивосток, 2016, стр. 77-81.
Совет хакимияте чорында да татарлар динне сакларга, татар зиратын карап тотарга тырышкан.
Камил Исхаков РФ президентының Ерак Көнчыгыш федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле булган вакытта (14 ноябрь 2005 ― 2 октябрь 2007) мөселманнарга мәчет төзү өчен шәһәр мэры Владивостокның яхшы районыннан җир алган, ләкин яңа Тулы вәкаләтле вәкил билгеләнгәннән соң бер атнадан соң ул җир кире алынган.За что закрыли Казыятское управление мусульман Приморья. ansar.ru, 02.03.2013
Шепетков урамы, 33нче санлы йорт адресы буенча (биш катлы йортның беренче катында) урнашкан 800 кеше сыйдырышлы гыйбадәт бүлмәсе (мәйданы 300 кв.метр) гамәлдә. Катерная урамында край хөкүмәте рөхсәт биргән урында Татарстан президенты, 2012 елда Владивостокка Федераль Сабантуйга килгәч, мәчет буласы бинаның нигез ташын салуда катнашкан. Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәтеннән () Ерак Көнчыгыш буенча мөфти Дамир Ишмөхәммәдов: «төзелеш өчен җир барлык мөселманнарга дип бүлеп бирелгән, әмма аның белән татар иҗтимагый оешмасы лидеры шөгыльләнә. Төбәктә мөселман иҗтимагый оешмалары күп: азәрбайҗан, үзбәк, кыргыз, таҗик, берничә татар оешмасы бар. Мәчет төзү өчен җирне бер генә оешмага (татар оешмасына) бүлеп бирүне дөрес түгел дип саныйм».
«Казан мәчете» өчен кулай урын Оборона министрлыгы карамагында булган җирдән (Дальхимпром районы, Проселочная, 30) бирелгән. Строительство культового для мусульман объекта начнется в Приморье уже в этом году. Вести: Приморье, 27.01.2021 Моның өчен Диңгез буе крае губернаторы һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия оборона министры Сергей Шойгуга мөрәҗәгать иткән.Мусульманам выделили землю под строительство мечети в столице ДФО. PrimaMedia
«Казан мәчете» ― Татарстан мөселманнарының Диңгез буе крае мөселманнарына бүләге булачак. Бу максатка республика 100 миллион сум акча бүлеп бирергә җыена. Үз чиратында, төбәк хакимияте оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтергә әзер. Во Владивостоке в районе Дальхимпрома построят мечеть. Вести: Приморье, 14.01.2021
Проект Мәчетнең проекты, җир кишәрлеге әзер. Мәчет проектын Казанның «Татгражданпроект» оешмасы эшләгән (эшнең кураторы ― Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Кудряшов).
Мәчет төзелешен башлау 2023 елның сентябренә планлаштырыла. Олег Кожемяко һәм Рөстәм Миңнеханов ярдәм итәргә теләк белдергән, эшче төркем төзелгән.
Мәчет төзелешен Диңгез буе крае мөселманнарының Дини җыены (рәисе ― Рамил Килмөхәммәтов) җитәкли. "Идут не к нам, а в дом Аллаха" - Рамиль Кильмухаметов о будущей мечети во Владивостоке. PrimaMedia, 18.03.2023
Булачак мәчетнең гомуми мәйданы 420 кв.метр тәшкил итәчәк (беренче кат 275,79 кв.метр, икенче кат 148,4 кв.метр). Мәчет ике намаз залын сыйдыра: 179 кв.метр зур (ир-атлар) һәм 36,49 кв метр кече (хатын-кызлар), шулай ук имам бүлмәсе, гардероблар һәм техник биналар. Мәчет гөмбәзенең биеклеге 15 метр, манаралары биеклеге 28 метр тәшкил итәчәк.Елена Жукова. Спокойно молиться Аллаху. Во Владивостоке все же построят «мечеть раздора». АиФ Владивосток, 21.03.2023
Искәрмәләр
Сылтамалар Рифат Каюмов. Владивосток тарихында беренче мәчетне Татарстан мөселманнары төзиячәк. Татар-информ, 20.05.2023 А. Малашенко, А. Старостин. Ислам на российском Дальнем Востоке. Россия в глобальной политике, 15.06.2016 Мечеть во Владивостоке мусульмане ждут 20 лет. alif.tv, 07.08.2019
Төркем:Владивосток гыйбадәтханәләре Төркем:Диңгез буе крае мәчетләре