Америка Конфедератив Штатлары, шулай ук Конфедератив Штатлар, Конфедерация яки Көньяк буларак билгеле () — де-факто бәйсез дәүләт, 1861 елдан 1865 елга кадәр Төньяк Американың көньяк өлешендә, хәзерге Америка Кушма Штатлары территориясендә булган. 1862—1863 еллар дәвамында Конфедератив Штатлар үзенең суверенитетын Британия империясе һәм Франция тарафыннан танылуга ирешкән диярлек, ләкин Геттисберг сугышында җиңелгәннән соң Конфедерацияне беркем дә танымыйган.

Көньяк штатлар конфедерациясе 13 көньяк кол хуҗалыгы штатының Америка Кушма Штатлары составынан чыгуы (сецессия) нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Конфедератив Штатлар АКШ ватандашлар сугышы вакытында Кушма Штатларга каршы була. Сугышта җиңелгәннән соң, Конфедератив Штатлар үз яшәешен туктата; Конфедерация составына кергән Штатлар Кушма Штатлар кораллы көчләре тарафыннан басып алынган һәм Көньякны Реконструкцияләү процессы вакытында АКШка реинтеграцияләнгән.

Әдәбият

Иванов Р. Ф. Конфедеративные Штаты Америки (1861—1865 гг.) В 2-х ч. — Издательство Института военной истории РАН, 2002.

Искәрмәләр

Төркем:1861 елда барлыкка килгәннәр Төркем:1865 елда юкка чыкканнар Төркем:Америка Конфедератив Штатлары Төркем:АКШ тарихында дәүләтләр Төркем:Төньяк Америка тарихи дәүләтләре Төркем:Элекке конфедерацияләр