Добруҗа татар теле яки Румыния татар теле (үзисем tatarșa, tatar tĭlĭ: ) — кырымтатар теленең Румыния татарлары арасында таралган варианты.As an Extra Small Language Romanian Tatar Turkish

Кыпчак һәм кыпчак-нугай төркемчәсендәге төрки тел. Нугай теле йогынтысын кичергән. Тел шулай ук румын теленнән күп сүзләр үзләштергән. Бу телдә беренче чиратта Румыниянең Добруджа өлкәсендә сөйләшәләр, шулай ук Болгария белән Төркиядә дә сөйләшүчеләр бар.

Сөйләшләре 3 төп вариант барEker, Süer (2006). Ekstra küçük bir dil olarak Romanya "Tatar Türkçesi" :

Добруджа нугай телендә Тулче, төньяк Констанца җирлегендә сөйләшәләр, һәм анда кыпчак теле элементлары сакланып калган.

Добруджа татар телендә гадәттә Көньяк һәм үзәк Констанцада сөйләшәләр, һәм аңа угыз теле нык тәэсир иткән.

Добруджа тат телендә Хаҗиоглу, Пазарҗик шәһәрләре тирәсендә сөйләшәләр, һәм ул угыз теленә иң якын.

Алфавит Добруҗа татар теленең алфавите таблицада көрсәтелә, әмма Танэр Мурат Á, Ç, Ğ, Ñ, Î, Í, Ó, Ş, Ú хәрефләре белән латин әлифбасын, Ә, Җ, І, Ң, Ө, Ү, Ў хәрефләре белән кирилл әлифбасын, иске төрки һәм гарәп-фарсы язуын (ڭ хәрефе белән) кулланган.

Aa Áá Bb Çç Dd Ee Ff Gg Ğğ Hh Ii Íí Îî Jj Kk Ll Mm Nn Ññ Oo Óó Pp Rr Ss Şş Tt Uu Úú Vv Ww Yy Zz

Искәрмәләр

Төркем:Татар теле Төркем:Кырымтатар теле