Яңа Чишмә () — Татарстанда урнашкан авыл, Яңа Чишмә районының административ үзәге. География Яңа Чишмә Чишмә елгасы ярында, Казан шәһәреннән 197 километр көньяк-көнчыгыштарак урнашкан. Тарих 1610 елда нигезләнгән. Тарихи мәгълүматларга караганда , Яңа Чишмә районы җирлегендә беренче торак пунктлар 16 йөз ахыры 17 йөз башында барлыкка килгән. Инде 1652 елда ук Чишмә елгасының уң як ярында, Кама артын күчмә халыклардан саклау өчен, ныгытма төзелә. Яңа Чишмәнең тирә-ягында урнашкан Петропавловка,Екатериновка, Черемухово, Архангельск торак пунктлары слобода дип атала.Чөнки анда төрле түләүләрдән азат ителгән, дәүләт хезмәте яки хәрби хезмәт башкаручы йомышлы кешеләр яшәгән.Соңыннан алар-укчылар, гвардиячеләр, казаклар һәм шляхтичлар (поляклар) “пахотный солдат” дип аталучы аерым катлау барлыкка китерәләр. Алар рекуртлыктан азат ителәләр һәм аерым очракларда гына хезмәткә чакырылалар. Тирә-якта калын урманнар, анда җәнлек-җанварларның күп булуы йортлар төзергә, тире эшкәртеп сатарга мөмкинлек бирә.Чишмә елгасының, тирә яктагы күлләрнең балыкка бай булуы балык промыселының үсешенә китерә.Икмәк үстерү, мал үрчетү өчен дә әкренләп урманнарны кисә башлыйлар. 1859 елда 540 хуҗалыктагы халык саны 2979 кеше була, ә 1910 елда бу сан 6 мең кешегә җитә. 1917 елгы вакыйгалар алдыннан Яңа Чишмәдә 2 земство мәктәбе,(шәһәр һәм бистәнеке) 2 чиркәү, 10 сәүдә ноктасы, лавкалар, 3 тимерчелек алачыгы, 4 май атлагыч, 3 су тегермәне, 2 йон теткеч, тире эшкәртү пункты, төзәтү-тегү, аяк киеме тегү, таш эшкәртү остаханәләре, кирпеч лабазлары була. Яңа Чишмә өяз идарәсе үзәге була.Анда барлык авыл эшләре өяз писаре һәм старшинасы тарафыннан башкарыла.Ә барлык эчке тәртип мәсьәләләре авыл җыенында хәл ителә.“На засечной черте”-издательство”По городам и весям”, Казань, 2007. Халык 1897Насѣленныя места Россійской имперіи въ 500 и болѣе жителей, 1897 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg3.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php 2010http://www.bankgorodov.ru/place/inform.php?id=15864 4 527 2 439 3 478 4 576 4 561 Милли состав (2002): руслар — 56,5%, татарлар — 36,0%, чуашлар — 4,7%.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 4982 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: урыслар — 60,90%, татарлар — 32,60%, башка халыклар — 6,12%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,38%.
Шәхесләр Юрий Лазарев (1928-2001), филология фәннәре докторы. Эрнест Ионов (1936), агроном. Илнур Гомәров (1984), җырчы, автор-башкаручы, чараларны алып баручы. Татарстанның атказанган артисты (2021). Мәдәният Туган якны өйрәнү музее Искәрмәләр
Төркем:Татарстан район үзәкләре