Инглиз инкыйлабы (tat. lat. İngliz inqıylabı) шулай ук Инглиз ватандашлар сугышы (), совет тарихи мәктәбе буенча Инглиз буржуаз инкыйлабы (XVII гасыр) - Инглиз илендә абсолют монархиядән конституцион монархиягә күчеш.

Инглиз инкыйлабы нәтиҗәсендә патша (король) хакимияте парламент тарафыннан чикләнелә һәм ватандашлар ирекләре бирелә.

Инкыйлаб Инглиз иленең сәнәгый борылышына зур этәргечне бирә.

Инкыйлаб үзлекләре: башкарма хакимияте һәм канунны чыгару хакимияте арасында көрәш (патша парламентка каршы) һәм англиканнар һәм пуританнар арасында дини сугыш булган. Шулай ук инкыйлаб вакытында миллиара низаглары - инглиз, шотланд, ирланд кешеләре арасында булган.

Тарих 1640 ел - унбер еллык тәнәфестән соң парламент чакырыла, ул Озак Парламент дип йөртелә (1653 елга кадәр эшли). 1641 ел - парламент Ирландиянең фетнәсен бастыруга акча бирми һәм парламентны таратмау канунын кабул итә.

1641 елда парламент "Бөек ремонстранция" патша җинаятьләре турында җыентыгын кабул итә, дәүләт хакимияте парламент кулларында туплана.

1642 ел - Карл I парламентны таратырга тырышканда көчле сәяси көрәш: парламент яклы - "түгәрәк башлы" һәм паша яклы "роялист" -"кавалерлар" арасында башлана. 10 гыйнвар - патша Лондоннан китә 22 август - патша парламентка сугыш игълан итә 23 октябрь - Эҗгил сугышы 1643 ел, 20 сентябрь - Ньюбери сугышы. Шотландия белән хәрби бергәлек. Марстон-Муре сугышы. Шотландия интервециясе. "Кавалерлар" җиңелә. 1645 ел, 14 июнь - Нейсби сугышы, "кавалерлар" тар-мар ителә. 1646 ел, 24 июнь - парламент гаскәрләре Оксфордны басып ала: патша Шотландиягә кача. 1647 елда - шотланд кешеләре патшаны акча өчен парламентка җибәрәләр.

Оливер Кромвель гаскәрне тарата алмый. Парламент көчләрендә низаглашу башлана. 1648 ел, 17-19 август - Престон сугышы: шотландлар тар-мар ителә. 4 октябрь Кромвель атлы гаскәрләре Эдинбург шәһәрен басып ала. 1649 ел, 30 гыйнвар - Карл I патшасын җәзалап үтерү. 1950 - Данбар сугышы. Парламент Эдинбургны басып ала. 1651 ел - Вустер сугышы. Республика гаскәр башлыгы Кромвель Шотландияне буйсындыра. 1653 ел - Кромвель Диктатурасы яки Протектораты. 1658 ел - Кромвель диктаторы үлеме. Генерал Монк Лондонны басып ала. 1660 ел - парламент монархияне торгызу турында карарны кабул итә.

Үтерелгән Карл I улы Карл II тәхеткә чакырыла. Инкыйлаб тәмамы. 1685 ел - Карл II бертуганы Яков II тәхеткә утыра 1688 ел - "Данлы инкыйлаб": парламент Яков II патшасын куып чыгара һәм Оранлы Вилһельмны тәхеткә чакыра. 1689 елда Вилһелм Оранлы "Хокуклар акты" һәм «Habeas Corpus act» кануннарына тугрылыгын дәлилләгән.

Әдәбият

Английская буржуазная революция XVII века / Под редакцией академика Е. А. Косминского и кандидата исторических наук Я. А. Левицкого. — М.: Издательство Академии наук СССР, 1954. — 10 000 экз. Барг М. А. Великая английская революция в портретах её деятелей. — М.: Мысль, 1991. Кондратьев С. В. Революция XVII века в Англии. — М.: Академия, 2010. Лавровский В. М. Сборник документов по истории английской буржуазной революции XVII в. — М.: Высшая школа, 1973. — 342 с. Лавровский В. М., Барг М. А. Английская буржуазная революция. — М., 1958. Павлова Т. А. Вторая английская республика (1659—1660). — М., 1974. Савин А. Н. Лекции по истории английской революции. — М., 2000. Томсинов В. А. Юридические аспекты английской революции 1640—1660 годов. Период конституционной борьбы: ноябрь 1640 — август 1642 года. — М.: Зерцало-М, 2010.

Төркем:Англия тарихы Төркем:Ватандашлар сугышлары Төркем:Инкыйлаблар