Беренче япон-кытай сугышы ( Jiǎwǔ Zhànzhēng; Nisshin Sensō) — 1894-1895 елларда Япониянең маньчжур Цин империясенә каршы алып барылган сугыш. Низаг максаты — Япониянең Корея белән идарә итү һәм Маньчжурия белән Кытайга чыгу.
Географик яктан Япониягә якын урнашкан Корея җирләре инде күптән ил өчен куркыныч тудырган. Башта регионда инкыйлаб үткәреп, аны үз контроле астына алырга теләгән японнар уңышка ирешә. Регионнан кытай гаскәрләре куыла башлый һәм хәрби чаралар башлана.
1894 елның 17 сентябрендә япон гаскәрләре көрәштә җиңәләр, сугыш Кытай җирләренә күчә. 1895 елның 17 апрелендә Япония Цин өчен тынычлык килешүчәрен тәкъдим итә, җиңелүче як аны имзалый. Корея Кытайдан бәйсез ил булып санала башлый, Пенху һәм Тайвань Япония җирләре булып санала башлый.
Төркем:Япония сугышлары Төркем:Кытай сугышлары Төркем:XIX гасыр сугышлары