«Җырлар дәфтәре» - Габдулла Тукайның Җаекта яшәгән чагында үз кулы белән төзелгән татар халык җырлары җыентыгы. Тарих Тукай 1896 елдан Җаекта рус классына русча өйрәнергә йөри башлый һәм, замандашлары истәлекләренә караганда, шул чаклардан ул халык җырларын дәфтәрләренә терки бара.Г.Тукай турында хатирәләр. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1976, 33-36 битләр 1946 елда бер дәфтәр табыла, ул зәңгәр тышлы гади мәктәп дәфтәре була, ә тышлыгына Тукай үзе «Тетрадь для списывания ученика 1-го класса А.М.Тукаева» дип язып куйган була.КФУның криминалистик экспертиза лабораториясе дәфтәр тышындагы язуның Тукайныкы икәнен 1975 елда раслый Җыентык 27 җыр текстыннан торган.Тик эчтәлектә 28 җыр исеме була, кемдер 17 сан астында торган «Хан кызы» бәетен ертып алган

Тукай бу җыентыкны аерым китап итеп чыгарырга да теләгән. Ул кулъязманы Бертуган Шәрәфләр нәшриятына тапшырган да була, ләкин соңыннан бу уеннан баш тарта.

Җыентык беренче тапкыр «Г.Тукай. Халык әдәбияты» төзүчеләре Г.Халит, Х.Ярми, М.Гайнуллин кереш мәкаләсе белән. Казан, Татгосиздат, 1946 дип исемләнгән китап составында басылган, аннары 1955 елда Габдулла Тукай әсәрләренең беренче дүрт томлыгының 2 томына, шулай ук 1985 елда икенче биштомлыкның 2 томына кертелә. Эчтәлек «Кәримкәй көе» «Сәлим бабай» көе «Аксак Йосып» көе «Фатима» көе «Аргымак» көе «Сандугач» көе «Озын Эрбет» көе «Сәгать чылбыры» көе «Бәшир» көе «Кузай» көе «Солдат» көе «Латифә» көе «Майлау» көе «Яңа сәфәр» көе «Сибиряклар» көе «Эстәрле» көе «Хан кызы» көе бу көйнең җырлары дәфтәрдән ертып алынган «Шомрай» көе «Гыйззелбану» көе «Бөгелмә» көе «Япон» көе «Ситдыйк солдат» көе «Ак бүрек» көе «Сасы борын» көе «Ай җаный, каласың» көе «Сәрмәсән буе» көе «Җырчы Фәхри» көе «Агыйдел» көе *** (Сахраларга чыктым...) *** (Биек тә лә тауның...) Чыганак

http://gabdullatukay.ru/works/songs-book/

Искәрмәләр

Төркем:Тукай публицистикасы Төркем:Татар халык җырлары