Әпчи карчык (абачи)Татар мифлары: ияләр, ышанулар, ырымнар, фаллар, им-томнар, сынамышлар, йолалар. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1999. — 432 б. — татар мифологияләрендә кешегә ияләшүче җан иясе, мәҗүси йола үтәүче рухани карчык, имче, им-томчы.Татарский толковый словарь.
Әпчи карчык исеме күп сөйләүчән хатын-кызга карата да әйтелә.Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: I том: А–В. – Казан: ТӘһСИ, 2015. – 712 б. Күчерелмә мәгънәдә — үлем яки Газраил.
Әпчи карчык ияләшкән берәр кеше бик зәһәр теллегә әйләнә дип ышанганнар. Аны тел бистәләре, бушка акыл өйрәтүчеләр, мактанчыклар рухы дип тә әйтергә мөмкин. Сихерче карчыкның туганы буларак та карала ала.
Албасты җиләге (эт җиләге дә диләр) дә кайчандыр шушы явыз рух галәмәтләре белән бәйләнгән булгандыр. Шушы җиләкне ашаган кешене Албасты басмый дип уйлаганнар. Албасты җиләге эт культы белән бәйләнгән була, ә Албасты эттән курка. Албасты җиләгенең (убыр җиләге дип тә йөртәләр) тагын бер исеме исеме «әпси» яисә «әпчи». Бу атаманың Әпчи карчык белән бәйле.
Моны да карагыз
Убырлы карчык Арсури Мәсек Пицен
Искәрмәләр
Әдәбият Татар халык иҗаты. Әкиятләр. — Беренче китап, Казан, 1977; Татар халык иҗаты. Әкиятләр. — Икенче китап, Казан, 1978; Татар халык иҗаты. Әкиятләр. — Өченче китап, Казан, 1981. Баязитова Ф. С. Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары. — Казан, 1995. Коблов Я. Д. Мифология казанских татар. — Извъстия Общества археологии, истории и этнографии. Томь XXVI, вып. 5. Казань, 1910
Төркем:Татар мифологиясе