Алнаш (, ) ― авыл, Удмуртия Республикасының Алнаш районының һәм Алнаш авыл җирлегенең административ үзәге. Авылның гомуми мәйданы – 1305 га. 2502 хуҗалыкта 7311 кеше яши (2015).

Авыл 6 микрорайонга: , , , (уң як, сул як, югары як), Октябрь (Колхоз), микрорайоннарына бүленгән.Муниципальное образование - Алнашский район

Урнашуы Авыл республиканың көньягында, район территориясе үзәгендә, Тойма һәм Алнаш елгалары кушылган урында, Удмуртия Республикасы башкаласы Ижау шәһәреннән 128 км көньяк-көнбатышка, Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәреннән 48 км төньяк-көнбатышка, Алабуга ― Ижау ― Пермь автомобиль юлының 50нче чакрымында, М-7 автомобиль юлына керү юлында, хәзерге вакытта файдаланылмый торган борынгы «Екатерина ям тракты»ннан 5 чакрым ераклыкта урнашкан.

Транспорт Авыл аша Ижау һәм Алабуга, Яр Чаллы шәһәрләрен тоташтыручы федераль магистрале уза. Авылдан көньякка таба 12 километр ераклыкта Әгерҗе ― Самар тимер юлының станциясе урнашкан.

Тарих Авыл барлыкка килүнең рәсми датасы ― 1751 елның 3 июне. Авыл приходы 1751 елның 31 июлендә Изге Синод билгеләмәсе буенча ачыла һәм Можга авылларыннан барлыкка килә. 1761 елда агач чиркәү төзелешенә грамота бирелә, ул 1763 елның 20 маенда төзелеп бетә һәм Изге Троица исеме белән изгеләндерелә. Авыл 1791 елга кадәр Казан епархиясе карамагында була, 1791 елдан ― күчерелә. 1796 елда Алабуга өязен волостьларга бүлгәндә, башкалар арасында Асан волосте да оештырыла, аның составына Алнаши авылы кертелә. Авыл статусы 1836 елда алынган. 1895 елда үзәге Алнаши авылында булган Алнаши волосте оеша.Календарь и Памятная книжка Вятской губернии на 1895 год. Вятка: Издание губернского статистического комитета, 1894 1815 елның 14 маендагы указ белән Вятка руханилар консисториясе таштан гыйбадәтханә төзелешен башларга куша. Таш гыйбадәтханәнең Петропавел престолы 1822 елның 1 октябрендә, Троицкий престолы 1836 елның 29 июнендә изгеләндерелә.

1859 елгы унынчы ревизия нәтиҗәләре буенча, казна авылы Алнашиның (Троицк) 62 хуҗалыгында 187 ир-ат һәм 238 хатын-кыз яшәгән, становой фатиры, сәүдә урыны урнашкан булган һәм ике тегермән эшләгән.Списки населённых мест Российской империи. Список населённых мест по сведениям 1859—1873 годов. Том X. Вятская губерния, стр.194 1867 елда авылда земство мәктәбе ачыла. 1897 елда авылда 804 кеше яшәгән.Населённые места Российской империи в 500 и более жителей с указанием всего наличного в них населения и числа жителей преобладающих вероисповеданий по данным первой всеобщей переписи населения 1897 года (ответственный Н. А. Тройницкий). С.-Петербург: Типография "Общественная польза", 1905, стр.38

1921 елда Алабуга өязе бүленгәндә, Алнаш волосте Вотяк автономияле өлкәсенең (1932 елдан Удмурт автономияле өлкәсе) Можга өязе составына тапшырыла. 1924 елда административ берәмлекләрне эреләндергәндә, эреләндерелгән волость һәм авыл советы оеша. 1929 елда Вотяк автономияле өлкәсе составында Алнаши районы оеша һәм Алнаши авылы районның административ үзәгенә әйләнә. Алнаши // Удмуртская Республика: Энциклопедия (2008), стр.177 1940 елда авыл чиркәве ябыла.

Атамасы Авылның исеме селькуплар телендәге анлаиштан килә, ан — «зур, озын күл, старица»; ла — суффикс; иш — «су чыганагы». Историческая справка. Алнашский район

Халкы

Халык саны – 6275 (2002), 6303 (2010), 7311 (2015) кеше.Госсовет Удмуртской Республики

Милли состав 2010 елгы Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча

МилләтләрСаны, кешеБарлык халык санында өлеше, %удмуртлар 4 678 74,2 %руслар 1 145 18,2 %татарлар 244 3,9 %марилар 56 0,9 %чеченнар 15 0,2 %украиннар 12 0,2 %башкалар (ш.и. милләтен күрсәтмәгәннәр) 116 2,0 %

Социаль инфраструктура Алнаш берләшкән тарих-әдәбият музее (2 филиалы белән) Алнашский историко-литературный музей муниципального образования «Алнашский район» Урта гомуми белем бирү мәктәбе(1967 елда нигезләнгән) «Берёзка», «Родничок», «Солнышко» балалар бакчалары Сәнгать мәктәбе Балалар иҗат йорты Үзәк район хастаханәсе Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты Балалар йорты Элемтә бүлеге Район мәдәният йорты Балалр-яшүсмерләр спорт мәктәбе һ. б. Икътисад Машина-трактор станциясе

Шәхесләр Геннадий Красильников (1928―1975), Удмурт АССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе (1963-1974), Удмурт АССР Югары Советы Рәисе (1963-1967). Петр Кубашев (1932—2010), удмурт язучысы, композитор, җырчы-башкаручы, тәрҗемәче. Удмурт АССР атказанган мәдәният хезмәткәре. Александр Соловьёв (1950), Удмуртия Республикасы Башлыгы (2014-2017). Виктор Туганаев (1941), язучы, биология фәннәре докторы. Анатолий Ушаков (?―2004), артист-юморист, РФ атказанган артисты. Герман Ходырев (1932—1995), балалар шагыйре, Удмуртиянең халык язучысы (1992). Владимир Ярыгин (1950), ату коралы конструкторы, РФ атказанган конструкторы (1998).

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1917-04-22 Векшин, Георгий Ефимович 2002-07-28 Ижау 1928-07-07 Gennady Krasilnikov А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты язучытәрҗемәчеязучы-новеллист 1975-04-111975-05-11 Ижау 1932-10-23 Ходырев, Герман Алексеевич Удмурт дәүләт университеты язучы 1995-03-30 Ижау 1941-02-28 Виктор Туганаев Удмурт дәүләт университеты балалар язучысыбиолог 1948-09-01 Татьяна Петровна Карпова тегүчесәясәтче 1989-12-12 Можга 1950-06-18 Alexander Solovyov Удмурт дәүләт аграр университеты сәясәтчедәүләт эшлеклесе 2023-07-24 Ижау 1950-04-01 Vladimir Yarygin Михаил Тимофеевич Калашников исемендәге Ижевск дәүләт техник университеты инженер 1980-06-11 Ишматова, Татьяна Витальевна Удмурт дәүләт университеты

Галерея

Искәрмәләр

Әдәбият На земле алнашской. Сост. Васильев Н. В. Ижевск, 1979 Удмуртская республика: Энциклопедия / Гл. ред. В. В. Туганаев. — Ижевск: Удмуртия, 2000. — 800 с. — 20000 экз. — ISBN 5-7659-0732-6 Сылтамалар Добро пожаловать - Алнашский район Администрация Алнашского района. Вконтакте

Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Алнаш Төркем:Удмуртия район үзәкләре Төркем:Алнаш районы торак пунктлары