Бу ТР вице-премьеры турында мәкалә, Мәскәү спортчысы турында биредә укыгыз
Ринат Наил улы Садыйков ( яки , 1986 елның 18 марты, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) — Татарстанның сәяси эшлеклесе. 2025 елның сентябреннән ― Татарстан Республикасы Премьер-министрының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшенә кураторлык итүче урынбасарыРинат Садыйков Лисичанск һәм Рубежноены торгызу буенча ТР вице-премьеры итеп билгеләнде. Татар-информ, 19.09.2025. 2023 елның гыйнварыннан 2025 елның сентябренә кадәр — Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. Миңнеханов Ринат Садыйковны яшьләр эшләре министры итеп билгеләү турында указга кул куйды. Татар-информ, 9.01.2023 Россия Федерациясе Президентының талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе лауреаты (2006).
Тәрҗемәи хәле 1986 елның 18 мартында Казан шәһәрендә туган. 2008 елда «физика һәм информатика» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, 2014 елда Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар хәзерләү буенча дәүләт программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. 2015 елда Япониядә «Мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертү һәм шәһәр инфраструктурасы» программасы (акыллы шәһәр технологияләре — Smart City) буенча, 2016 елда Һиндстанда БРИКС илләренең гуманитар миссиясе кысаларында стажировка үткән. Инглиз телен камил белә.
Хезмәт юлы 2008―2009 елларда ― «Казан студентлар хезмәт отрядлары үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
2009 елның феврале―мае ― Казанның А. Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч.
2009―2018 елларда ― «Республика студентлар хезмәт отряды үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры.
2018―2021 елларда ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары. Ведомствоның барлык финанс-хуҗалык эшчәнлеге, капиталь ремонт программалары, яңа яшьләр объектларын төзү, яшь гаиләләр, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләләре, шулай ук студентларның хезмәт отрядлары эшчәнлеге юнәлешләрен алып бара. М. Кирилов, В. Ваганова, Р. Шафиева. «Человек не посторонний»: министром «молодежного имущества» Татарстана стал Ринат Садыков. Бизнес-Онлайн, 11.01.2023
2021 елның октябреннән 2023 елның гыйнварына кадәр ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары. Источник: Тимур Сулейманов покинет пост министра по делам молодежи РТ. Бизнес-онлайн, 31.12.2022
2023 елның гыйнварыннан 2025 елның сентябренә кадәр ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры. Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов яңа вазифага билгеләнде. Татар-информ, 9.01.2023
2025 елның сентябреннән ― Татарстан Республикасы Премьер-министрының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрен торгызу эшенә кураторлык итүче урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2005 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты – «Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары үсешенә зур өлеш керткән өчен» 2006 ― ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты 2006 ― Россия Федерациясе Президентының талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе (№ 325 6.04.2006 Указы) 2008 ― Татарстан Министрлар Кабинетының Рәхмәте 2009 ― Казан мэры Рәхмәт хаты ― «Казанда яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» 2011 ― «Россия Федерациясендә студентлар отрядлары үсешенә зур өлеш керткән өчен» мактау билгесе 2012 ― ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәхмәт хаты 2012 ― Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Рәхмәт хаты 2013 ― ТР мәдәният министрлыгы Дипломы ― «IX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә актив катнашкан өчен» 2013 ― Казан мэрының Рәхмәт хаты ― «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен» 2013 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты ― «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен» 2014 ― РФ Президенты В. В. Путинның Рәхмәт хаты ― «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен» 2015 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Рәхмәт хаты ― «Су спорт төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен» 2017 ― ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактаулы алтын билгесе ― «Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен» Садыков Ринат Наильевич. Татцентр.ру
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны ЛәйләЭкс-зять Зиганшина, сын Егорова и другие: топ-50 завидных женихов Татарстана. Бизнес-Онлайн, 21.02.2025. Санкцияләр Украина (2023)Ринат Садыков и Лейла Фазлеева попали под новые санкции Украины. Бизнес-Онлайн, 23.11.2023, АКШ (2023) Фазлеева прокомментировала санкции США: «Как в мультике: «И меня посчитали». Бизнес-Онлайн, 22.05.2023, Европа берлеге (2023)Ринат Садыков и Лейла Фазлеева попали под новые санкции ЕС. Бизнес-Онлайн, 23.06.2023, Япония, Британиянең (2025)Великобритания ввела санкции против вице-премьера Татарстана Фазлеевой и министра молодежи Садыкова. Бизнес-Онлайн, 3.09.2025 санкцияләр исемлегенә кертелгән. Искәрмәләр
Сылтамалар Садыйков Ринат Наил улы. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрлыгы
Төркем:Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстан хөкүмәте әгъзалары