Бакыр мәчет (), шулай ук имам Исмәгыйль әл-Бохари исемендәге мәчет () ― Свердловск өлкәсе Югары Пышма шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе. РФ МДН составындагы Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең (Урал мөхтәсибәте) үзәк (җәмигъ) мәчете.
Тарих Свердловск өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең (Урал мөхтәсибәте) үзәк мәчете ― Екатеринбург шәһәренең юлдаш-шәһәре булган (шәһәр үзәкләре арасы 14 км) Югары Пышма шәһәрендәге имам Исмәгыйль әл-Бохари исемендәге Бакыр мәчет (Октябрь урамы, 26). Мечеть имени Имама Исмаила Аль Бухари Мәчетне 2001-2002 елларда Урал тау-металлургия компаниясе һәм «Уралэлектромедь» ААҖ акчасына «Астек» төрек фирмасы төзегән.МРОМ имени имама Исмагила Аль-Бухари г. В.Пышма Мөселманнар бу мәчетне Җәмигъ мәчете кебек кабул итә. Әлеге мәчет гыйбадәт кылу өчен өлкәдәге иң зур мәйдан булып тора. 27 достопримечательностей Верхней Пышмы 2022. Тур-Рай.Ру
Мәчеткә йөрүчеләрнең төп өлеше ― Урта Азия кешеләре (таҗиклар, үзбәкләр, кыргызлар), казакълар, азәрбайҗаннар. Җирле халыкның (татарлар, башкортлар) 15 проценты мәчеткә йөри.
2016 елдан мәчетнең имам-хатыйбы ― Равил улы Артур хәзрәт Мөхетдинов (Уфадан, 1989 елгы, Чиләбе мәдәният академиясендә, Мәскәү ислам институтында, Санкт-Петербург дәүләт университетының Көнчыгыш факультетында аспирантурада укыган; 2016 елга кадәр «Мәдинә» нәшрият йортында, Санкт-Петербург мөселманнары Диния нәзарәте аппаратында җитәкче булып эшләгән) Артур Мухутдинов. ВКонтакте, аңа кадәр мәчеттә таҗик кешесе имам булган.
Җомга намазына өлкәнең төрле районнарыннан, Екатеринбургтан киләләр. Мәчеттә аралашу рус телендә алып барыла.
Тасвирлама 650 кешегә исәпләнгән мәчет бинасы классик кануннар буенча төзелә: диварларны бизәгән орнаментта Госман империясе заманы рәсеме кулланылган.
Мәчет 200 квадрат метрдан артык мәйданны били, анда гыйбадәт залыннан тыш китапханә, гардероб һәм ярдәмче бүлмәләр урнашкан. Мәчет бинасы төрек мәрмәре һәм ачык төсле гранит белән бизәлгән.
38 метр биеклектәге манарасы һәм гөмбәзе бакыр һәм алтынланган пластинкалар белән капланган. Мечеть имени Имама Исмаила Аль Бухари. Экскурсионное агентство Евгении Щелконоговой. Одноклассники Искәрмәләр
Төркем:Свердловск өлкәсе мәчетләре Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:2002 елда төзелгән мәчетләр