«Нурлы» мәчете – Татарстанның Әлмәт шәһәре «Агробистә» микрорайонында 2022 елның 31 августында ачылган ислам гыйбадәтханәсе. Мәчет Идел буе Болгарында Ислам динен рәсми кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә ачылган.
Тарих 2008 елда инициатив төркем Әлмәтнең «Алсу» («Агробистә») микрорайонында мәчет төзү тәкъдиме белән чыгыш ясый. СБОР ДЛЯ МЕЧЕТИ В АГРОПОСЕЛКЕ – 27 фотографий 2009 елда Әлмәт шәһәре башкарма комитеты тарафыннан мәчет төзелеше өчен җир кишәрлеге бүлеп бирелгән. 2010 елда төзелешкә беренче акчаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов биргән.Катерина Машинцева. Cтроилась с 2009 года: в Альметьевске новая мечеть торжественно открылась в Агропоселке. ЮВТ-24, 3.09.2022 Нәкъ шул вакыттан мәчетне төзү эшләре башлана. Шулай ук төзелешкә шәһәр һәм микрорайон халкы, хәйриячеләр һәм иганәчеләр матди ярдәм күрсәтә. 2017 елдан мәчетне финанслауга «Татнефть» компаниясе кушыла.
2020 елда мәчет манарасына ярымай куела.
Мәчетне ачу тантанасында Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе, Татарстанның Көнчыгыш төбәге казые Исмаил хәзрәт Сингатуллин Альметьевский Мухтасибат , Татарстан Республикасы мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Айнур Исхаков, шәһәр һәм район имамнары һәм башка рәсми затлар катнашкан. В Альметьевске открылась новая мечеть. Альметьевск Life, 31.08.2022
Тасвирлама Мәйданы 270 кв. метр тәшкил иткән ике катлы мәчет 100 кешегә исәпләнгән. Цоколь часте булган мәчеттә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым тәһарәтханә, уку сыйныфлары, фарыз-заллар, никахлашу, исем кушу һәм имамнар өчен бүлмәләр бар. Рамазан аенда мәчеттә ифтарлар уздырыла. Мәчет газ, су, энергия белән тәэмин итү системаларына тоташтырылган, канализация системасы җиһазландырылган. В Альметьевске открылась новая мечеть. Islam-today.ru, 31.08.2022
Мәчетнең имамы – Хәлим улы Мәгъсум хәзрәт Нуретдинов.
Искәрмәләр
Сылтамалар Эльза Кузнецова. В Альметьевске открылась мечеть, строительство которой велось с 2009 года. Татар-информ, 31.08.2022 Cтроилась с 2009 года: в Альметьевске новая мечеть торжественно открылась в Агропоселке. YouTube видео, 2:24 В Альметьевске открылась новая мечеть. ДУМ РТ, 31.08.2022
Моны да карагыз Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк җәмигъ мәчете
Төркем:Әлифба буенча мәчетләр Төркем:Әлмәт мәчетләре Төркем:2022 елда төзелгән мәчетләр