Зөлфәт Зиннуров, Зөлфәт Шамил улы Зиннуров (Зульфат Шамилович Зиннуров; 1982 елның 19 ноябре, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Саба районы, Югары Кибәхуҗа) — татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы. Татарстанның атказанган артисты (2026).
Тамашачыга күбрәк Зиннур псевдонимы астында чыгыш ясаучы җырчы буларак таныш.
Тормыш юлы Зөлфәт Зиннуров 1982 елның 19 ноябрендә Татарстан АССРның Саба (1991 елдан Теләче) районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Радио һәм телевидениедә эшли. Хәзерге вакытта "Яңа гасыр" каналында "Син - минеке, мин - синеке" романтик тапшыруын алып бара.
Зөлфәт Зиннуровның беренче җыры - "Тукта, конвой". Соңрак җырчы ике җырына клип төшерә, беренчесе - "Тукта, конвой", икенчесе - "Халкым минем". Соңгысы татар халкы, аның бербөтен булып яши алмавы турында язылган.
Зиннурның күпчелек җырлары шансон жанрында. Аның фикере буенча: "Популяр музыка җырчысыннан аермалы буларак, шансон җырчысы үзенең тормышы, үзенең хисләре турында гына сөйләп калмыйча, тыңлаучысын нәрсәгә дә булса өйрәтә ала. Шуңа күрә шансон безнең эстрадабызга кирәк, аның үз тыңлаучылары бар."
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 ― Татарстанның атказанган артисты Признание заслуг. «Республика Татарстан», 24.03.2026
Шәхси тормышы Гаиләле. Хатыны Гөлназ. Өч баласыЗөлфәт Зиннуров өченчегә әти булачак. Интертат, 16.06.2022 Искәрмәләр
Сылтамалар Зөлфәт Зиннуровның рәсми сайты Шулай ук карагыз
Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Татарстан журналистлары Төркем:19 ноябрь көнне туганнар Төркем:1982 елда туганнар Төркем:Татарстанның атказанган артистлары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар