Усть-Кулом (, ) — Коми Республикасының Усть-Кулом районы административ үзәге.

Почта индексы — 168060. Климат Усть-Кулом климаты уртача-континенталь. Кыш озын, салкын, ә җәй кыска, гадәттә җылы, яисә салкынча. Биредә кырау җәен дә күзәтелә. Җәй көне циклоннар активлыгы сүлпәнәя, көзен исә киресенчә, үсә, шуңа күрә дә явым-төшем күләме арта. Көз белән яз салкын.

География Усть-Кулом Кулом елгасы тамагында, Сыктывкардан 189 километр ераклыкта урнашкан. Тарих Авыл 1638 елдан мәгълүм.

1922—1929 елларда — Коми (зырян) автономияле өлкәсенең Усть-Кулом өязе үзәге. 1929 елдан Усть-Кулом районы үзәге булып тора.

Халык 1959http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus59_reg3.php 1970http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus70_reg3.php 1979http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus79_reg3.php 1989http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus89_reg3.php 2002http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus02_reg3.php 2010Численность населения городских округов, муниципальных районов, поселений и населенных пунктов Коми . 4 082 5 187 5 355 5 888 5 475 5 141

2002 елгы җанисәп буенча күпчелекне алып торучы халык: комилар (81%),руслар (17%).

Искәрмәләр

Төркем:Усть-Кулом районы торак пунктлары Төркем:Коми Республикасы торак пунктлары