Таҗикстанның республика буйсынуындагы районнары (наһияләре, ) ― Таҗикстан составындагы беренче дәрәҗә административ-территориаль берәмлек, ул Таҗикстанның 13 наһиясен (районын) берләштерә. Административ үзәге ― Дүшәнбе шәһәре.

География Республика буйсынуындагы наһияләр (районнар) 28 600 кв. км (Албания мәйданы кадәр) территорияне били, һәм бу күрсәткеч (мәйдан зурлыгы) буенча Таҗикстанда икенче урында тора. Беренче урында ― Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте, мәйданы — 64 100 кв. км (бөтен Таҗикстан территориясенең 45 % ы).

Республика буйсынуындагы наһияләр төньякта Согыд вилаяте һәм Кыргызстан, көнчыгышта һәм көньяк-көнчыгышта Таулы Бәдәхшан автономияле вилаяте, көньякта Хәтлан вилаяте, көнбатышта Үзбәкстан белән чиктәш.

Халкы 2016 елга Таҗикстанның республика карамагындагы наһияләрендә 1 971 600 кеше яшәгән. Халык тыгызлыгы – 1 кв.км да 68,9 кеше. Халыкның төп өлешен таҗиклар (85%), ә милли азчылыклардан үзбәкләр (12%) һәм алып тора. Шулай ук бу наһияләрдә руслар (көнбатышта), татарлар, кыргызлар (төньяк-көнчыгышта), (көнчыгышта) һәм башкалар яши. Халыкның абсолют күпчелеге сөнни ислам динен тота, шулай ук башка кечкенә ислам агымнары тарафдарлары да аз түгел. Христианнардан православие дине вәкилләре өстенлек итә.Ш. С. Камалиддинов. Историческая география Южного Согда и Тохаристана по арабоязычным источникам IX — начала XIII вв.

Состав Таҗикстан Республикасының Милли бүленеше турындагы законы нигезендә, республика карамагындагы наһияләр (районнар) составына 4 шәһәр, 13 бистә, 13 наһия һәм 101 җәмгыять керә.

Наһияләре Наһия исеме Наһия мәркәзе 1 Варзаб наһиясеВарзаб 2 Вәхдәт наһиясеВәхдәт (шәһәр) 3 Хисар наһиясеХисар 4 Лахш наһиясе Вәхдәт (бистә) 5 Нурабад наһиясе Дәрдбәнд 6 Рашт наһиясе Гарм 7 Рагун наһиясе Рагун 8 Рудаки наһиясе Саманиян 9 Саңвар наһиясеТауилдәрә 10 Таҗикабад наһиясе Таҗикабад 11 Торсынзадә наһиясе Торсынзадә 12 Фәйзабад наһиясе Фәйзабад 13 Шаһринәү наһиясе Шаһринәү

Тарих

СССР Югары Советы Президиумының 1955 елның 24 августындагы указы белән 1939-1955 елларда гамәлдә булган бетерелә, ә аның составына кергән районнар Таҗикстан ССРның турыдан-туры буйсынуына тапшырыла.

Икътисад

«Таҗик алюминий компаниясе» дәүләт унитар предприятиесе (TALCO). төп продукциясе ― беренчел алюминий. Проект куәте ― елына 517 000 тонна. Таҗикстан бюджетына барлык валюта керемнәренең 75% ын һәм ил экспортының өчтән бер өлешен тәэмин итә.

Төбәк үсеш алган авыл хуҗалыгы производствосына ия. 2014 ел нәтиҗәләре буенча, төбәктә бөртеклеләр 239,8 мең тонна, 247,2 мең тонна бәрәңге, 307,5 мең тонна Яшелчә культуралары, 40,8 мең тонна бакчачылык продукциясе җитештерелгән. Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан // Кишоварз. — 2015. — Т. 2. — С. 76. Мамык игү һәм бакчачылык үсеш алмаган диярлек — 2014 елда 9,6 мең тонна мамык-чимал һәм 13,5 мең тонна бакчачылык продукциясе җитештерелгән. Терлекчелек үсеш алган — 2013 елга 1167,6 мең баш сарык һәм кәҗә һәм 524,6 мең баш мөгезле эре терлек булган. Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан // Кишоварз. — 2015. — Т. 2. — С. 77

Шәхесләр Нөсрәтулла Мәкъсүм (1881―1937), таҗик совет дәүләт эшлеклесе. Мирза Торсынзадә (1911―1977), таҗик совет шагыйре. Социалистик Хезмәт Герое (1967).

Искәрмәләр

Сылтамалар Флаги областей Таджикистана

Моны да карагыз Таҗикстан Совет Социалистик Республикасы

Әдәбият Хайитбоева Н. А. Анализ производственно-экономического состояния аграрного сектора Республики Таджикистан. Д.: Кишоварз, 2015.

Төркем:Әлифба буенча административ-территориаль берәмлекләр Төркем: Таҗикстанның республика буйсынуындагы районнары