𐰁 - борынгы төрки әдәби әлифбаның беренче рунасы, ул Енисей төрки язу һәйкәлләрендә очрый, заманча төрки телләрдә а, ә һәм е хәрефләренә (ХФӘда ɑ, ɛ авазларына) туры килә.
Беренче (тамыр) иҗектә 𐰁 рунасы язылмый, шулай да киләсе иҗекләрдә язылмый, нибары соңгы ачык иҗектә языла.
1893 елда Дания тел белгече Вилһелм Томсен төрки руннарын беренче тапкыр белеп алган, беренче укылган сүз - 𐱅𐰭𐰼𐰃 - Тәңре, бу сүздә ә - 𐰁 - рунасы язылмый, чөнки ә беренче иҗектә тора.
2009 елдан Юникод 5.2 юрамасына кертелгән, Юникодта 𐰁 рунасы U+10C01 дип билгеләнгән: Юникод U+10C01 HTML-код & #68609; CSS-код \10C01 Язу һәйкәлләре 𐰁 рунасы киләсе борынгы төрки язу һәйкәлләрендә очрый: Енисей елгасы буенда табылган (Көньяк Себер, Кыргыз каһанлыгы) Алтайда табылган (Көнбатыш Төрки Каһанлык, Үзәк Азия) Турфанда табылган (Уйгыр дәүләте, Көнчыгыш Төрекстан) Лена елгасы буенда, Байкал янында табылган (курыканнар кабиләсе). Мисаллар Борынгы төрки язмаларда аерым сүзләр ике ноктага охшаган махсус билге : белән аерыла, хәрефләр уңнан сулга языла.
𐰋𐰃𐰼𐰠𐱁𐰢𐰁 - берләшмә, ә - 𐰁 - рунасы тик соңгы ачык иҗектә языла.
𐰪𐰘𐰢𐰁 - әниемә, ә - 𐰁 - рунасы тик соңгы ачык иҗектә языла (беренче иҗектә язылмый).
𐰜𐰺𐰏𐰤𐰤𐰼𐰏𐰁:𐰜𐰼𐰁 - күргәннәргә күрә, ә - 𐰁 - рунасы тик соңгы ачык иҗекләрдә языла
𐰭𐰞𐰺𐰍𐰁 - аңларга, а - 𐰁 - рунасы тик соңгы ачык иҗектә языла
𐰚𐰼𐰤:𐰉𐰺𐰺𐰍𐰁 - әкрен барырга
Әдәбият
Аврутина А. С. Древнетюркские рунические памятники: Система письма и фонологическая реконструкция. — М.: URSS, 2011. — (136). — ISBN 978-5-354-01703-4. Ахатов Г. Х. Некоторые следы языка орхоно-енисейских памятников в диалекте западносибирских татар // Материалы Всесоюзного совещания по общим вопросам диалектологии и истории языка. Тезисы докладов и сообщений. — М., 1975. — С. 35—36. Батманов И. А., Арагачи З. Б., Бабушкин Г. Ф. Современная и древняя енисеика. — Фрунзе, 1962. — 252 с. https://unicode-table.com/ru/10C01/
Төркем:Борынгы төрки руналар