Эльмарт Уразов, Эльмарт Шәйхи улы Уразов (1955 елның 21 гыйнвары, СССР, РСФСР, Пермь өлкәсе, Барда районы, Бакчавыл – 2022 елның 27 октябре, РФ, Пермь крае, Барда округы, Барда) ― журналист, «Таң» газетасы баш мөхәррире (1993-2022), Россия Журналистлар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2010).

Тәрҗемәи хәле 1955 елның 21 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы Бакчавыл (Чалкау) авылында туган. Мәктәптән соң бер ел «Таң» газетасы редакциясендә корректор булып эшли. Казан дәүләт университетын журналистика белгечлеге буенча тәмамлаган (1977 елда)Уразов Эльмарт Шайхиевич. Забытые имена Пермской губернии.

Хезмәт юлы 1977 елдан Пермь крае Барда районы «Таң» иҗтимагый-сәяси газетасының редакциясендә эшли: хәбәрче, 1978 елның августыннан хатлар бүлеге мөдире, 1983-1993 елларда ун ел – редактор урынбасары, 1993 елның апреленнән – газета мөхәррире, 1993 елның сентябреннән «Таӊ» редакциясе муниципаль оешмасы баш мөхәррире, 2012 елның гыйнварыннан – «Таӊ» редакциясе автономияле коммерцияле булмаган оешмасы баш мөхәррире. Ул эшләгән елларда китаплар, Пермь крае татарларыныӊ «Халык чишмәсе» газетасын чыгару буенча зур эш алып барыла. Э. Ш. Уразов – «Халык чишмәсе» газетасының да баш мөхәррире була. «Халык чишмәсе», октябрь, 2022, № 6 (304)

«Таң» газетасы күп конкурслар лауреаты, ике тапкыр «Бәллүр каләм» иясе була.Алга таба да бергә булыйк! Газета "Таң" ("Рассвет")

Публикацияләренең төп темалары: район тормышы, мөһим вакыйгалар, авыл проблемалары, кешеләрнең портретлары.

2022 елның 27 октябрендә инсульттан вафат булганГөлнар Гарифуллина. Барда районының «Таң» газетасы баш мөхәррире Эльмарт Уразов вафат. Татар-информ, 27.10.2022.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре Пермь крае журналистлары арасында иҗади конкурслар лауреаты һәм дипломанты Весна «Надежды» нашей Пермь краеның һәм Барда муниципаль районының Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары 2010 – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре 2020 – «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале (БТК)

Искәрмәләр

Библиография Закиров, Д. Г. Известные татары Прикамья / Д. Г. Закиров. ― Пермь : «Звезда», 2005. ― С. 332-333. Бардымский муниципальный район. Приглашение к сотрудничеству. ― Барда, 2013. ― С. 226-227.

Сылтамалар

Уразов Эльмарт Шайхиевич. Журналисты Пермского края Пермь крае Барда районы “Таң” иҗтимагый-сәяси газетасының баш мөхәррире Эльмарт Шәйхи улы Уразов вафат булды. БТК Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туганнары Татарстанның тарихи урыннары белән танышты. БТК, 23.08.2021

Моны да карагыз

Төркем:Пермь крае журналистлары Төркем:Татар журналистлары Төркем:Мөхәррирләр Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре