Сукояр йолдызлыгы ( әд-дәлү — «чиләк»Дәлү — 1) су чиләге; 2) зодиак елының бер ае исеме булып 22 нче январьдан 22 нче февральга кадәр булган вакыт, январь ае (созвездие Водолея). — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 114.; бор. төрк. Könäk (~күнәк),https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover шулай ук Дәлү йолдызлыгы; ) — Җәди һәм Хут йолдызлыклары арасында урнашкан зур зодиак йолдызлыгы.
Гадәттә, Кояш 16 февральдән 11 мартка кадәр Дәлү йолдызлыгында була. Иң яхшы күренүчәнлек шартлары август–сентябрь айларында. Россиянең үзәк һәм көньяк өлкәләрендә күренә.
Йолдызлар Йолдызлыкта мәгълүм «Чүлмәк» астеризмы — кечкенә Y-сыман 5 йолдызлы төркем. Бу төркемнең үзәктәгесе, Сукояр ζ — икеле йолдыз.
Сукояр α — СәгыделмәликСәгыд — бәхетлелек; мәлик — патша, солтан, хөкемдар. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге: татар әдәбиятында кулланылган гарәп һәм фарсы сүзләре / К.З. Хәмзин, М.И. Мәхмүтов, Г.Ш. Сәйфуллин. — Казан: Тат. кит. нәшр., 1965. — 792 б. — Б. 120. яки СәгыделмөлекМөлек — ил, өлкә. ( сә‘д әл-мәлик — «патшаның бәхетлелеге» яки сә‘д әл-мөлк — «илнең бәхетлелеге»Звездный каталог ал-Бируни с приложением каталогов Хайама и ат-Туси // Историко-астрономические исследования. Вып. VIII. — М.: Физматгиз, 1962. — С. 183.; ), йолдызлыкның яктырыш буенча икенче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары үтә зур йолдыз якынча 800 яктылык елы ераклыкта урнашкан һәм +2,95 йолдызча зурлык белән ялтырый. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5240 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 3000 тапкыр артыграк, ә диаметры — 60 тапкыр диярлек зуррак. Аның күренмә «иптәше» бар — 112 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +12,2 зурлыктагы йолдыз.
Сукояр β — Сәгыделсогуд ( сә‘д әл-со‘уд — «бәхетлелегенең бәхетлелеге»; ), йолдызлыкның яктырыш буенча беренче йолдызы. Бу сирәк очра торган сары үтә зур йолдыз якынча 600 яктылык елы ераклыкта урнашкан һәм +2,91 йолдызча зурлык белән ялтырый. Аның өслегенең температурасы югары түгел һәм 5460 К тәшкил итә. Йолдызның яктыртучанлыгы Кояшныкыннан 2200 тапкыр артыграк, ә диаметры — 50 тапкыр зуррак. Аның күренмә ике «иптәше» бар: Сукояр β B — 35,4 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,0 зурлыктагы йолдыз; Сукояр β C — 57,2 почмакча секунд ераклыкта урнашкан +11,6 зурлыктагы йолдыз.
Өч якын урнашкан йолдыз: Әнеф (Пегас ε), Сәгыделмәлик һәм Сәгыделсогуд бик охшашлы. Алар бер йолдызлар берләшмәсендә (Орион Томанлыгы шикелле) барлыкка килгәннәр һәм аларны соңгы унларча миллион ел тора-бара бер берсеннән ераклаштырды. Бу өч йолдыз безнең Галактика яссылыгына караганда азмы-күпме турыпочмаклап хәрәкәт итәләр.
Сукояр δ — СакСак — балтыр, аяк. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. — Б. 497. ( әс-сак — «балтыр», әл-Бируни аны «уң балтырда икедән көньяктагы» дип атадыЗвездный каталог ал-Бируни. — С. 127.; ), йолдызлыкның яктырыш буенча өченче йолдызы. Бу +3,25…+3,29 йолдызча зурлыктагы куш йолдыз якынча 160 яктылык елы ераклыкта урнашкан. Сакның иптәше аның тирәсендә якынча 483 көн эчендә әйләнеп чыга.
Тарих left|250px|thumb|Дәлү йолдызлыгының нөҗүм харитасы. 1825 ел Татарлар бу йолдызлыкны гарәп теленнән алып Дәлү ( — «чиләк») дип атыйлар. Советлар чорыннан башлап төрки-татар Сукояр йолдызлыгы исеме да куллана. Башка халыкларда бу йолдызлык Сукояр (, ) дип атыйлар. Борынгы Шумерда Сукояр йолдызлыгы — аларның хәл кертә торган су биргән дип уйланма илаһ Ануның чагылышы. Борынгы греклар карашлары буенча Сукояр төрле мифлар каһарманнарыны сурәтләнә, мәсәлән, Ганимедны — Олимпта көрәгәче булып калган троялы егетне, Девкалионны — Туфан каһарманыны һәм Кекропны — Аттиканың борынгы патшасыны. Клавдий Птолемей бу йолдызлыкны үзенең «Әлмагест» китабына керткән.
Әл-Бируни үзенең 1030 елда тәмамланган «Мәсгуд канунында» птолемейныкы исемене гарәп теленә «сакыйб әл-маэ»Сакыйб — үтәли чыгучы; сакый — эчерүче, сугаручы, коеп торучы, аракы коеп биреп торучы; маэ — су. — Гарәпчә-татарча-русча алынмалар сүзлеге. сүзләре белән тәрҗемә иткән һәм икенче исеме «дәлү» дә китердеЗвездный каталог ал-Бируни. — С. 183..
Искәрмәләр
Төркем:Йолдызлыклар