Чуваш-Отары (, , ) – Мари Илнең Звенигово районында урнашкан авыл. Звенигово шәһәр советына карый.
Халык саны — 373 кеше (2010).
География Чуваш-Отары Идел елгасының сул ярында, Звениговодан 5 километрга көньяк-көнчыгыштарак урнаша.
Тарих Авыл 1844 елда Чинеры, Зур һәм Урман Кырышкысы, Бичура, Икенче Чурашево һәм Криуши авылларыннан килгән кешеләр тарафыннан нигезләнгән.
1926—1939 елларда — Чуаш АССР составында, 1939 елда Мари АССР составына кертелә.
Халык 2002 2010 372 373
Милли состав (2002): чуашлар – 87,6%, руслар – 10,0%, чирмешләр – 1,6%.
Тышкы сылтамалар ЧУВАШСКАЯ ЭНЦИКЛОПЕДИЯ. ЧУВАШ-ОТАРЫ
Искәрмәләр
Төркем:Звенигово районы торак пунктлары