Төньяк Мариан утраулары (), Төньяк Мариан утраулары дуслыгы (чаморро Sankattan Siha Na Islas Mariånas) — АКШ составына кергән административ берәмлек. Халәте — АКШ белән ирекле ассоциацияләнгән кушылмаган территория (organized unincorporated territory). Тын океанның көнбатыш өлешендә, Мариан утраулары архипелагында урнаша.

Мәйданы — 477 км². Административ үзәге — Сайпан. Берәмлеккә барлыгы 14 утрау керә, алар арасында иң зурлары — Сайпан, Тиниан, Рота.

Халык саны — 86 мең кеше. Этник состав: күбесенчә филиппиннар, кытайлар һәм чаморро.

Рәсми тел — инглиз теле. Диннәр Төньяк Мариан утрауларында чиркәү дәүләттән аерылган, 2010 елга хисабы буенча, халыкның күп өлеше христианнар: католиклар 64,1 %, протестантлар 16 %. Христиан булмаган диннәрдән Буддачылар 10,6 %, җирле диннәр тарафдарлары 5,3 %, Һинд дине, Ислам дине, Яһүд дине һәрберсе 1 % тан кимрәк . Төньяк Мариан утрауларында ислам

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

* Төркем:Инглиз телле илләр һәм территорияләр Төркем:Төньяк Мариан утраулары