Фәридә Мөхәммәтшина – татар рәссамы. 1959 елда Казан шәһәрендә туа. 1974–1978 елларда Казан сәнгать училищесының театр-декорация бүлегендә укый.

Хезмәт юлы 1980–1985 елларда Ленинград дәүләт театр, музыка һәм кинематография институтының (ЛГИТМиК) курчак театрлары кафедрасында белем ала. 1985–1988 елларда Ленинград өлкә курчак театрында рәссам булып эшли. 1988 елдан алып 1999 елга кадәр Ярославль театр институтында укыта. 1999 елдан Чаллы курчак театрына рәссам булып килә. Выборг, Мурманск, Түбән Тагил, Барнавыл, Ярославль курчак театрлары белән дә хезмәттәшлек итә. 2001 елдан Фәридә Мөхәммәтшина Түбән Кама Татар дәүләт драма театрының костюмнар буенча рәссамы.

Чыганаклар Сәхнә журналы. Фәридә Мөхәммәтшина.

Төркем:Русия рәссамнары Төркем:ССРБ рәссамнары Төркем:Татар рәссамнары