Гыйрак (, ), рәсми атамасы — Гыйрак Җөмһүрияте (, ) — Якын Көнчыгыштагы дәүләт.
Милләтләрe Гарәпләр (—), көрдләр (—), төрекмәннәр (), халдейлар, әссүриялеләр, иранлылар, әрмәннәр.
Дин Рәсми динe: ислам: шигыйләр (гарәпләр) һәм сөнниләр (гарәпләр, төрекмәннәр һәм көрдләр). Башка диннәр: христианлык, яһүд дине, бәһаи, язидләр. Ислам ил халкының 95 % ы арасында таралган дин булып тора. Мөселман булмаган кешеләр (нигездә, Ассирия христианнары) халыкның 5 % ын тәшкил итә. Гыйракның христианнар җәмгыяте 2000 елга якын яши, һәм аларның күбесе Месопотамия ассириялеләреннән килеп чыккан. Мөселманнарның 65 % ы — шигыйлар, 35 % ы — сөнниләр. Гыйракта шигыйлар өчен изге булган ике урын — Нәҗәф һәм Кәрбәла бар. Гыйракта ислам
Тариx Бoрынгы тариx Гыйрак (Месопотамия) — дөньяның иң борынгы цивилизацияләре барлыкка килгән урын. Бу өлкәдә шумер, бабил, Әссүрия дәүләтләре урнашкан булган. Хәзерге Гыйрак җирләре Фарсы империясе, Искәндәр империясе сoставына кергән.
Урта гасырлар VII гасырда Гыйрак җирләрен гарәпләр яулап алалар. Бу җирләр Гарәп Хәлифәлеге составына кертелә. 1534 елдан Гыйрак Гoсманлы дәүләте сoставында.
Яңа гасырлар 1915 елда Гыйракны Британия империясе басып ала. 1932 елга кадәр Милләтләр лигасы контролендә. 1932 елда бәйсезлек игълан ителә. 1979 елда Сәддам Хөсәен Гыйракның башы була. 1980 елның 22 сентябрендә — Сәддам Хөсәен гаскәрләре Иранга һөҗүм итә, Гыйрак Иран белән сугыш башлый. 1990 елда Гыйрак Күвәйткә һөҗүм итә.
Хәзерге Гыйрак 2003 елында Джордж Буш администрациясе Гыйракка каршы сугыш башлый. Багдадны көрәшсез алалар. Гыйракка каршы НАТО коалициясе составына Бөек Британия, АКШ, Австралия, Польша һәм башка дәүләтләр була. Алар үз гаскарләрен Гыйракка җибәрәләр. 2003 елның 7 апрелендә — гаскәрләре -ның башкаласы ка керәләр.
Сәясәтe Сугышка кәдәр Гыйрак бер партияле (Баас партиясе) дәүләт булган. Сугыштан соң Гыйракта мәҗлис әл-ватани (Милли Мәҗлес) оештырыла. Ул 250 урынлык. Әмма бу оешмада хәким юк. Реаль хакимият рухи лидерлар кулында. Алар арасында: аятоллаһ Али әл-Систани.
Дәүләт гимны Мәүтыйни (مَوْطِنِيْ, Ватаным) — Гыйракның бүгенге гимны. Аның текстын Фәләстыйн шагыйре Ибраһим Тукан 1934 елда язган булган. Иркенләп җырлана торган көй дә иҗат ителгәч, бу җыр бик тиз бөтен гарәп дөньясына таралган. Сүрия һәм Әл-Җәзаир аны бүген дә үзләренең рәсми-дәүләти булмаган халык гимны дип саныйлар.
مَوْطِنِيْ مَوْطِنِيْ
اَلْجَلَالُ وَالْجَمَالُ وَالسَّنَاءُ وَالْبَهَاءُ
فِيْ رُبَاكْ فِيْ رُبَاكْ
وَالْحَيَاةُ وَالنَّجَاةُ وَالْهَنَاءُ وَالرَّجَاءُ
فِيْ هَوَاكْ فِيْ هَوَاكْ
هَلْ أَرَاكْ هَلْ أَرَاكْ
سَالِماً مُنَعَّماً وَ غَانِماً مُكَرَّماً
سَالِماً مُنَعَّماً وَ غَانِماً مُكَرَّماً
هَلْ أَرَاكْ فِيْ عُلَاكْ
تَبْلُغُ السِّمَاكْ تَبْلُغُ السِّمَاكْ
مَوْطِنِي مَوْطِنِيْ
مَوْطِنِيْ مَوْطِنِيْ
اَلشَّبَابُ لَنْ يَّكِلَّ هَمُّهُ أنْ يَّسْتَقِلَّ
أَوْ يَبِيْد أَوْ يَبِيْد
نَسْتَقِيْ مِنَ الرَّدَى وَلَنْ نَّكُوْنَ لِلْعِدَى
كَالْعَبِيْد كَالْعَبِيْد
لَا نُرِيْد لَا نُرِيْد
ذُلَّنَا الْمُؤَبَّدَا وَعَيْشَنَا الْمُنَكَّدَا
لَا نُرِيْد بَلْ نُعِيْد
مَجْدَنَا التَّلِيْد مَجْدَنَا التَّلِيْد
مَوْطِنِيْ مَوْطِنِيْ
مَوْطِنِيْ مَوْطِنِيْ
اَلْحُسَامُ وَ الْيَرَاعُ لَا الْكَلَامُ وَالنِّزَاعُ
رَمْزُنَا رَمْزُنَا
مَجْدُنَا وَ عَهْدُنَا وَوَاجِبٌ مِّنَ الْوَفَاء
يَهُزُّنَا يَهُزُّنَا
عِزُّنَا عِزُّنَا
غَايَةٌ تُشَرِّفُ وَ رَايَةٌ تُرَفْرِفُ
يَا هَنَاكْ فِيْ عُلَاكْ
قَاهِراً عِدَاكْ قَاهِراً عِدَاكْ
مَوْطِنِيْ مَوطِنِيْВатаным, Ватаным,
Гүзәллегең, бөеклегең, дан-шөһрәтең һәм зиннәтең —
Тауларда, тауларда,
Тормыш-хәят һәм ирегең, куанычың һәм өметең
Һаваңда, һаваңда —
Насыйпмы бу миңа?
Хозурың хәвефсезлектә, хөрмәтең иминлектә,
Хозурың хәвефсезлектә, хөрмәтең иминлектә
Насыйпмы? Бу намың
Тәблигъ булсын күктә, тәблигъ булсын күктә,
Ватаным, Ватаным!
Ватаным, Ватаным,
Армый-талмый әзер яшьләр азатлык дип җан атарга
Йә шәһит булмакка,
Үлем суын эчсәләр дә, буйсынмаслар дошманнарга,
Түнмәсләр коллыкка —
Мәңгелек хурлыкка.
Рухсызланмам,риза булмам аяныч яшәмәккә,
Рухсызланмам,риза булмам аяныч яшәмәккә.
Иҗтиһад кылганым —
Даның тергезмәккә, даның тергезмәккә,
Ватаным, Ватаным.
Ватаным, Ватаным,
Үткен кылыч, очлы каләм, сафсата һәм бәхәс түгел, —
Байрагым һәм туграм.
Намусым дип, иманым дип, бурыч дип атлыга күңел —
Бу минем вазифам.
Безнең дан, безнең дан —
Без кадерләгән максатта, күк бизәгән байракта,
Без кадерләгән максатта, күк бизәгән байракта.
Куәтле рух-җаның,
Дошманны җиңеп атла, дошманны җиңеп атла,
Ватаным, Ватаным.Watanım, Watanım,
Güzällegeñ, böyeklegeñ, dan-şöhräteñ häm zinnäteñ —
Tawlarda, tawlarda,
Tormış-xäyät häm iregeñ, quanıçıñ häm ömeteñ
Hawañda, hawañda —
Nasıypmı bu miña?
Xozurıñ xäwefsezlektä, xörmäteñ iminlektä,
Xozurıñ xäwefsezlektä, xörmäteñ iminlektä
Nasıypmı? Bu namıñ
Täbliğ bulsın küktä, täbliğ bulsın küktä,
Watanım, Watanım!
Watanım, Watanım,
Armıy-talmıy äzer yäşlär azatlıq dip can atarğa
Yä şähit bulmaqqa,
Ülem suın eçsälär dä, buysınmaslar doşmannarğa,
Tünmäslär qollıqqa —
Mäñgelek xurlıqqa.
Ruxsızlanmam,riza bulmam ayanıç yäşämäkkä,
Ruxsızlanmam,riza bulmam ayanıç yäşämäkkä.
İctihad qılğanım —
Danıñ tergezmäkkä, danıñ tergezmäkkä,
Watanım, Watanım.
Watanım, Watanım,
Ütken qılıç, oçlı qäläm, safsata häm bäxäs tügel, —
Bayrağım häm tuğram.
Namusım dip, imanım dip, burıç dip atlığa küñel —
Bu minem wazifam.
Bezneñ dan, bezneñ dan —
Bez qäderlägän maqsatta, kük bizägän bayraqta,
Bez qäderlägän maqsatta, kük bizägän bayraqta.
Quätle rux-canıñ,
Doşmannı ciñep atla, doşmannı ciñep atla,
Watanım, Watanım. Хор башкаруында:
Административ бүленеш
Гыйрак 18 муһафазага бүленгән.
+ № Муһафазаһ Мәркәз Мәйдан,км² Халык саны,кеше (2011)City Population — Statistics & Maps of the Major Cities, Agglomerations & Administrative Divisions for all Countries of the World Тыгызлык,кеше/км² 1 Багдад Багдад 2 Сәлах-әд-Дин Тикрит 3 Диялә Баакуба 4 Вәсит Әл-Кут 5 Майсан Әл-Амара 6 Бәсрә Бәсрә 7 Ди-Кар Ән-Нәсирия 8 Мутанна Әс-Сәмәвә 9 Кадисия Әд-Дивания 10 Бабил Хилла 11 Кәрбәлә Кәрбәлә 12 Нәҗаф Ән-Нәҗаф 13 Әнбар Әр-Рамади 14 Найнава Мосул 15 Дәһук Дәһук 16 Әрбил Әрбил 17 Кәркүк Кәркүк 18 Сөләймания Сөләймания Барлыгы +
Искәрмәләр
Сылтамалар
Coalition Provisional Authority Arab Gateway: Iraq BBC News Country Profile: Iraq CIA information on Iraq Indepth Analysis of the Gulf War Bush in Baghdad Iraq News On a Small Bridge in Iraq
Шулай ук карагыз Гыйрак һәм Сүрия Ислам дәүләте
Төркем:Гыйрак Төркем:Федератив дәүләтләр