Ниһат Мозаффаров, Ниһат Фәррах улы Мозаффаров (1937 елның 3 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Азнакай районы, Кәкре Елга) ― төбәк тарихчысы, хуҗалык-фирка эшлеклесе, КПССның Азнакай райкомы беренче секретаре (1991), Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1987).
Тәрҗемәи хәле 1937 елның 3 гыйнварында Азнакай районы Кәкре Елга авылында туган. Югары белемгә ия: 1965 елда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган. Совет Армиясендә хәрби хезмәт үткән.
Хезмәт юлы 1957 елга кадәр балта остасы, электромонтер, укытучы булып эшләгән.
1957-1961 елларда ВЛКСМның Азнакай район комитетында инструктор, беренче секретарь.
1961-1963 елларда КПССның Азнакай район комитетында пропагандист, пропаганда бүлеге мөдире урынбасары.
1963-1965 елларда Азнакай районы «Маяк» газетасы мөхәрриренең дубляж буенча урынбасары, 1965-1966 елларда газетаның мөхәрриреНигат Фаррахович - с юбилеем Вас! «Маяк», 3.01.2017.
1966-1990 елларда «Актүбәнефть» НГДУ идарәсендә: техник бүлектә өлкән инженер, кадрлар бүлеге башлыгы, НГДУ парткомының азат ителгән секретаре, план-икътисад бүлеге башлыгы.
1990-1991 елларда КПССның Азнакай район комитетында: секретарь, беренче секретарь .
1992-1997 елларда «Актүбәнефть» НГДУ идарәсендә әйдәүче инженер.
Тарих төбәкчесе
«Хәтер түрендәге авыллар» (2016), «Язмышыбыз Азнакай» (2014) китапларының редколлегия әгъзасы, рус телле мөхәррире.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре «Белем» җәмгыяте Бөтенсоюз идарәсенең «Актив эшчәнлек өчен» күкрәк билгесе 1987 – Татарстан АССР атказанган мәдәният хезмәткәре
Искәрмәләр
Әдәбият Музаффаров Нигат Фаррахович // Язмышыбыз Азнакай. Энциклопедик белешмә (авторлар коллективы; төзүче М. М. Гарипов, мөхәррирләр И. С. Гыйләҗев, Н. Ф. Мозаффаров). Казан: Идел-пресс, 2014, 15нче бит.
Сылтамалар Г. Хисамиева. Нигат Фаррахович Музаффаров Они стояли у руля. Портал муниципальных образований РТ, 10.08.2011 Музаффаров Нигат Фаррахович. Государственный комитет Республики Татарстан по архивному делу
Төркем:Казан университетын тәмамлаучылар Төркем:КПСС әгъзалары Төркем:Төбәк тарихчылары