Мирза Мәхмүтов исемендәге премия, Татарстан Республикасының Мирза Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясе () ― Татарстан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре өчен дәүләт бүләге. Академик Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның (1926―2008) истәлеген мәңгеләштерү өчен Татарстан Республикасы Президенты Указы белән билгеләнгән.

Тарих

2017 елның 26 декабрендә ТР Президентының «Татарстан Республикасының М. И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен гамәлгә кую турында» УП-1169 санлы Указы белән гамәлгә кертелгән ТР Президентының «М. И. Мәхмүтов исемендәге дәүләт премиясен гамәлгә кую турында» УП-1169 санлы Указы.

Максаты Премия педагогларның фәнни һәм фәнни-методик эшчәнлеген стимуллаштыру һәм күренекле Россия педагогы һәм көнчыгышны өйрәнүче, ТР Фәннәр Академиясе һәм Россия мәгариф академиясе академигы, РФ атказанган фән эшлеклесе Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтовның (1926―2008) истәлеген мәңгеләштерү өчен билгеләнгән.

Статус Ел саен 5 октябрьгә һәрберсе 100 мең сум күләмендә ике премия бирелә.

Премия ТР Президенты тарафыннан премияне бирү комитеты тәкъдимнәре нигезендә бирелә.

Премиягә Татарстан мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, дидактика өлкәсендә зур фәнни-методик һәм гамәли казанышлары, педагогик кадрлар әзерләү һәм белем бирү процессына нәтиҗәле технологияләр керткән өчен, дәгъва кыла ала. Педагогик хезмәткәрләр коллективларын күрсәтү рөхсәт ителми.

Премиягә лаек булган затларга «М. И. Мәхмүтов исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеме бирелә, акчалата бүләк, диплом һәм мактау билгесе тапшырыла.

Мактаулы билге алтын төстәге металлдан ясала һәм 32 мм диаметрлы түгәрәк формада була. Мактаулы билгенең сул ягында үзәк буенча академик Мәхмүтовның портреты сурәтләнгән. Икенче якта «Мәгарифтә фәнни-гамәли казанышлар өчен» дигән язма урнаштырылган.

Лауреатлар Моны да карагыз: :Төркем:Мирза Мәхмүтов премиясе лауреатлары 2018 – Юрий Владимирович Мышин, Советлар Берлеге Каһарманы Павел Семенович Ханжин исемендәге 1нче санлы Тәтеш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысыУказ Президента РТ УП-707 О присуждении Государственной премии Республики Татарстан имени М.И.Махмутова в 2018 году 2019 – Валерьян Фәрит улы Габделхаков, педагогика фәннәре докторы, КФУның психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы профессоры; Фидалия Дамир кызы Халикова, педагогика фәннәре кандидаты, КФУның IT-лицееның химия укытучысы Названы лауреаты премии М. Махмутова. Всемирный конгресс татар. 2020 – Ләйлә Салехова, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең билингваль һәм цифрлы белем бирү кафедрасы профессоры, Ольга Григорьева, Әлмәт шәһәренең 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең химия укытучысы. 2021 – Елена Геннадий кызы Азина, Яр Чаллының Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46нчы санлы мәктәбенең укытучы-логопеды; Елена Михаил кызы Ибраһимова, педагогика фәннәре докторы, профессор, КФУ юридик факультетының хокук белеме теориясе һәм методикасы кафедрасы мөдиреМинниханов присудил государственную премию РТ им. Махмутова. Рамблер, 14.09.2021 2023 – Дания Әхмәтова, педагогика фәннәре докторы, өзлексез белем бирү буенча проректор, Тимирясов исемендәге Казан инновация университетының Педагогик инновацияләр һәм инклюзив белем бирү фәнни-тикшеренү институты директоры; Ольга Гаврилова, Казанның Совет районындагы 141нче гимназиясенең инглиз теле укытучысы Указ Раиса Республики Татарстан № 652 19.09.2023Педагогларга бирелә торган Мирза Мәхмүтов премиясенең 2023 елгы исемлеге билгеле булды. Татар-информ, 19.09.2023 2024 – Илмира Фазылҗанова, Казанның М. И. Мәхмүтов исемендәге 184 номерлы гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы; Диләрә Шакирова, ТР Мәгарифне үстерү институты Программалар һәм проектларны гамәлгә ашыру үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Мәхмүтов премиясенә Мәгарифне үстерү институты хезмәткәре һәм тарих укытучысы лаек булды. Татар-информ, 16.09.2024 2025 ― Эльвира Гарипова, Казанның ОВЗ белән авыручы балалар өчен 4нче мәктәп-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы; Петр Осипов, Казан милли тикшеренү технология университетының һөнәри һәм педагогик белем бирү кафедрасы профессорыРаис Республики Татарстан Рустам Минниханов вручил государственные награды учителям и педагогам

Искәрмәләр

Сылтамалар Указ Президента Республики Татарстан Об учреждении Государственной премии Республики Татарстан имени М. И. Махмутова Государственная премия Республики Татарстан имени М. И. Махмутова. ИРО РТ

Моны да карагыз

Төркем:Татарстанның дәүләт премияләре Төркем:Мирза Мәхмүтов