Эмиль Зиннуров, Эмиль Ирек улы Зиннуров (1999 елның 26 марты, РФ, Волгоград) – спортчы, су тубы буенча Россия җыелма командасы әгъзасы, 2018 елдан Казанның «Синтез» су тубы клубы командасы өчен чыгыш ясый (), су тубы буенча Россия чемпионы (2019-2020, 2020-2021, 2021-2022 елгы сезоннар), спорт мастеры. Су спорты төрләрен үстерү үзәге «Синтез-академия» генераль директоры Emil Zinnurov ВКонтакте.
Тәрҗемәи хәле 1999 елның 26 мартында Волгоградта су тубы буенча спортчы һәм тренер Ирек Хәйдәр улы Зиннуров гаиләсендә туган. Әнисе ЭльмираЭльмира Зиннурова ВКонтакте, педагогика училищесын тәмамлаган башлангыч класслар укытучысы. Бер бабасы Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылыннан (Каюм Насыйри туган авыл), икенче бабасы ― Яңа Саладан. Эмиль ― гаиләгә зур сынаулар белән килгән шатлык, чөнки гаилә корганнан соң, Зиннуровларның ун еллап балалары булмаганГөлүсә Закирова. Эльмира һәм Ирек Зиннуровлар: «Без тормышны юктан башладык». «Гаилә һәм мәктәп», 2015, март, 16-19нчы бит. Казанга гаилә Эмильгә биш яшь вакытта әйләнеп кайткан. Эмиль инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган 9нчы мәктәптә укыган.
Эмиль Казанда 6-7 яшендә башта хоккей белән мавыккан. Әмма аягын сындырып, умыртка баганасының муен өлешенә зыян китергәч, хоккей белән кызыксынуын югалта. Аннан йөзү белән шөгыльләнә башлагач, су тубы спорты белән кызыксынып киткән, үзеннән ике яшькә өлкәнрәк спортчылар булган командаларда уйнаган Сын призера Олимпиады Эмиль Зиннуров об Универсиаде в Неаполе: Жители даже не предполагали, что их город принимает международный турнир. sntat.ru, 24.07.2019, су спорты төрләрен үстерү үзәге «Синтез-Академия»дә шөгыльләнә башлаган. Тренеры – әтисе Ирек Зиннуров.
2015 елда Барселонада Испания җыелма командасына каршы иптәшләрчә матчта катнаша, бер елдан соң, 2016 елда «Барселона» командасына чакыралар, анда бер сезон эшли .
2018 елдан Казанның су тубы буенча «Синтез» клубы өчен уйный башлаган. Үзенчәлеге – сулагай (командада берүзе).
Спорттагы уңышлары
2015 ел – Россия укучыларының 2015 елгы VII Җәйге Спартакиадасы (Саранск) – Татарстан командасы составында 1нче урын. 2015 ел – Азәрбайҗан Президенты Гейдар Алиев призына уздырылган халыкара турнирда (Баку) 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында су тубы буенча Россия җыелма командасы составында 3нче урын. 2015 ел – 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Россия беренчелегендә (Волгоград) су тубы буенча Татарстан җыелма командасы составында 1нче урын. 2015 ел – Яшүсмерләр арасында су тубы буенча халыкара турнирның (Тбилиси, Грузия) «Иң яхшы уенчысы» призыЭмиль Зиннуров – лучший игрок Международного турнира по водному поло. Министерство спорта Республики Татарстан. 2016-2017 елгы сезонда – Испания чемпионатында «Барселона» командасында чыгыш ясыйДанила Багров. «Синтез» стартует во всем новом: игроки, директор и президент. Вверх, 14.09.2018. 2018-2019 елгы сезон – Россия чемпионатының бронза призеры 2018-2019 елгы сезон – Россия Кубогы финалчысы 2019 ел – – 4нче урын Джаудат Абдуллин. Зиннуров и Чирков о Универсиаде... Реальное время, 26.07.2019 2019-2020 елгы сезон – Россия чемпионыЗиннуров Эмиль. Спортивный клуб «Синтез» Казань. 2021 ел – Россия чемпионыРустам Минниханов: «Синтез», вы заслуженно стали чемпионами» Реальное время. 2022 ел – Россия чемпионы Золото на шее, бриллианты на руках: как «Синтез» снова стал чемпионом. Реальное время, 20.03.2022.
Буе 185 кг, авырлыгы 82 кг.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 ― Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте . 2024 ― «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале ― Ир-атлар командалары арасында су полосы буенча 2023-2024 елгы Россия чемпионатында һәм ир-атлар командалары арасында су полосы буенча 2024 елгы Кубокта югары спорт нәтиҗәләренә ирешкән өченМиңнеханов «Синтез» ватерпол клубы хезмәткәрләрен бүләкләү карарларын имзалады. Татар-информ, 28.05.2024 Искәрмәләр
Әдәбият Гөлүсә Закирова. Эльмира һәм Ирек Зиннуровлар: «Без тормышны юктан башладык». «Гаилә һәм мәктәп», 2015, март, 16-19нчы бит.
Сылтамалар Зиннуров Эмиль. Спортивный клуб «Синтез» Казань Моны да карагыз Су тубы Синтез (ватерполо клубы) Ирек Зиннуров
Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Россия ватерполчылары Төркем:Русия чемпионнары Төркем:Спорт осталары Төркем:«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләнүчеләр