Бәллүр каләм ― Хрустальное перо ― Татарстанда журналистика һәм масса-медиа өлкәсендә ел да үткәрелүче республика бәйгесе. «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы (конкурсны оештыручы) «Иҗади берлек – Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрә Объявляется XXV Республиканский конкурс в сфере журналистики и массмедиа «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» . Республиканское агентство по печати и массовым коммуникациям. 2022 елда 25 нче тапкыр уздырылган.
Жюри составына федераль, республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм җитәкчеләре керә. Жюри рәисе – Илшат Юныс улы Әминов.
Бәйгенең максаты
Конкурсның максаты – журналистларның һөнәри үсешенә ярдәм итү, аудиториянең журналист сүзенә ышанычын ныгыту, Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларын (алга таба – ММЧ) үстерү Положение о Республиканском конкурсе в сфере журналистики и массмедиа «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо» .
Бәйгенең бурычы Бәйгенең бурычы ― календарь ел дәвамында медиа өлкәсен үстерүгә йогынты ясаган журналистларны һәм ММЧ редакцияләрен ачыклау һәм бүләкләү .
Бәйгедә катнашучылар Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым журналистлар, журналистлар коллективлары катнаша ала .
Конкурста катнашучыларның 2022 елгы географиясе Татарстанның барлык эре шәһәр һәм бистәләрен, шул исәптән Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Менделеевск, Бөгелмә, Актанышны һ. б. эченә ала. Конкурска Россиянең башка төбәкләреннән дә, шул исәптән Удмуртиядән, Башкортстаннан һәм Чиләбе өлкәсеннән дә эшләр килгән.
Бәйге номинацияләре Конкурс номинацияләре буенча гомуми акчалата бүләк фонды 700,0 мең сум тәшкил итә. «» ― 50,0 мең сумлык ике премия журналистика һәм массмедиа өлкәсендә күп еллар эшләгән хезмәткәрләргә, шулай ук журналистика үсешенә һәм Татарстан Республикасы журналистлык җәмгыятен ныгытуга өлеш керткән матбугат, радио, телевидение, нәшрият-полиграфия эшчәнлеге ветераннарына бирелә; «» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасы территориясендә басманы чыгаруны гамәлгә ашыручы, омниканаллыкныОмниканаллык ― коммуникацияләрнең аерылган каналларын бердәм системага үзара интеграцияләү; актив үзләштерүче редакцияләргә тапшырыла; «» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасы шәһәр һәм район ММЧ редакцияләренә тапшырыла; «» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары журналистларына тапшырыла; «» ― 50,0 мең сумлык бер премия Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары фотожурналистына тапшырыла; «» ― 50,0 мең сумлык бер премия Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары телеоператорына тапшырыла; «» ― 50,0 мең сумлык бер премия массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итүче матбугат хезмәтенә тапшырыла; «» ― 50,0 мең сумлык ике премия Татарстан Республикасы блог өлкәсе вәкилләренә тапшырыла; «Туган тел» ― 50,0 мең сумлык бер премия Татарстаннан читтә татар телендә материаллар тудыручы журналистларга, татар телендә чыгучы массакүләм мәгълүмат чараларына тапшырыла; «» ― массакүләм мәгълүмат чараларында ел дәвамында иң күп телгә алына торган шәхескә тапшырыла.
Җиңүчеләр Гран-при (автомобиль) 2017 – Исмәгыйль Шәрәфиев (1953―2017), Татарстан яшьләре газетасы баш мөхәррире. 2022 – Васил ГарифуллинПрофессор КФУ завоевал Гран-при конкурса «Хрустальное перо. КФУ ВКонтакте(1961), КФУның милли һәм глобаль медиа кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор. 2023 – Александр Латышев, «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире. Александр Латышев получил Гран-при XXII Республиканского конкурса в сфере журналистики и массмедиа «Бэллур калэм — Хрустальное перо» Журнал «Магариф» 2024 – Риман Гыйлемханов, «Ватаным Татарстан» газетасы журналистыЭнҗе Габдуллина. «Бәллүр каләм»: «Журналистика – минем гомерлек чирем, аннан котылмасам иде» intertat.tatar, 23.05.2024. 2025 – Александр Малов, журналист, язучы, Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны, журналистлар берлеге әгъзасыКамилә Билалова. «Бәллүр каләм - 2025» лауреатлары билгеле булды. Татар-информ, 19.05.2025. Бүләк ияләре :Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре 2022 ел җиңүчеләре 2023 ел җиңүчеләре 2024 ел җиңүчеләре 2025 ел җиңүчеләре 2026 ел җиңүчеләре
Искәрмәләр
Сылтамалар Положение о Республиканском конкурсе в сфере журналистики и массмедиа «Бәллүр каләм» - «Хрустальное перо»
Моны да карагыз Татмедиа Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге
Төркем:Әлифба буенча бүләкләр Төркем:Татмедиа Төркем:Татарстан премияләре Төркем:«Бәллүр каләм» бәйгесе җиңүчеләре