Наталья Петровна Котова (1965 елның 14 августы, Чиләбе өлкәсе) — Россия дәүләт эшлеклесе. 2019 елның 19 ноябреннән Чиләбе башлыгы.

Чиләбе шәһәре башлыгы постында беренче хатын-кызВ Челябинске — первая женщина-мэр. Исправит ли женская мудрость мужскую бесхозяйственность? // Статья от 25.06.2019 г. «МЕДИАЗАВОД». И. Колкин..

Тормыш юлы Наталья Котова 1965 елның 14 августында Чиләбе өлкәсендә туа. 1987 елда Чиләбе дәүләт педагогия институтын урта мәктәпнең физика һәм астрономия укытучысы профиле буенча тәмамлый, белгечлеге буенча Чиләбенең 63 нче мәктәбендә эшли.

1994 елда Дәүләт милке белән идарә итү буенча Чиләбе өлкә комитетына эшкә күчә. Ике елдан соң «юриспруденция» белгечлеге буенча Урал дәүләт хезмәте академиясенең Чиләбе институтын тәмамлый. 1996—1999 елларда — Бөлгенлек (банкротлык) эшләре буенча федераль идарәнең территориаль агентлыгының әйдәп баручы белгече, ә аннары бүлек башлыгы. 2001 елга кадәр — финанс савыктыру һәм банкротлык буенча Россия Федераль хезмәтенең Урал төбәкара территориаль органы җитәкчесе урынбасары, ә соңрак — Чиләбе өлкәсе буенча Федераль салым хезмәте идарәсенең бүлек башлыгы.

2005 елдан Чиләбе мэриясендә — торак сәясәте идарәсе башлыгы, аннары — беренче вице-мэр. 2019 елның 24 июнендә Чиләбе шәһәре башлыгы вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләнә, бу вазыйфада Владимир Елистратовны алмаштыра Наталья Котова возглавила администрацию Челябинска, Правда УрФО, 24 июня 2019 года. 19 ноябрьдә шәһәр Думасы утырышында бертавыштан Чиләбе шәһәре башлыгы итеп сайлана, ә икенче көнне вазыйфага керешә.

Вазыйфага керешү оппозицион сәясәтчеләр тарафыннан дәгъва белдерелгән. Аерым алганда, «Яблоко» партиясенең Чиләбе төбәк бүлеге рәисе Ярослав Щербаков 2020 елның февралендә Наталья Котованы Чиләбе мэры итеп сайлау буенча конкурс нәтиҗәләрен гамәлдән чыгару турында гариза биргән. 5 июнь көнне Совет районы суды Наталья Котова җиңгән Чиләбе шәһәре мэры вазыйфасына конкурс нәтиҗәләрен законсыз дип тану турындагы дәгъваны канәгатьләндерүдән баш тарткан.

Гаилә Балалары: кызы, улы.

Абыйсы — Владимир Котов, Чиләбе өлкәсенең Сосновка районы башлыгы.

Искәрмәләр

Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1965 елда туганнар Төркем:14 август көнне туганнар Төркем:Чиләбе дәүләт педагогика университетын тәмамлаучылар