Петр Лебедев (1885—1948) — совет геологы, СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (1939 ел), Ростов дәүләт университеты ректоры (1921-1922). Биографиясе Пётр Иванович Лебедев 1885 елның 11 (23) августында Полтава губернасының Пирятин шәһәрендә укытучы гаиләсендә туган. Ул 1904 елда Омск гимназиясен тәмамлый. 1904 елдан 1909 елга кадәр Петербург политехник институтында укый. 1912 елда Петербург университетының физика-математика факультетын тәмамлый. 1934 елда П. И. Лебедевка геология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсе бирелә. Хезмәт эшчәнлеге 1913 елдан 1914 елга кадәр Дондагы Ростовта Төньяк Кавказ университетында Минералогия кабинетында эшли. 1920 елдан 1923 елга кадәр физика-математика факультеты деканы, Төньяк Кавказ дәүләт университеты ректоры, идарә әгъзасы була. 1929 елдан 1931 елга кадәр Ленинград тау институтында эшли, минералогия буенча лекцияләр укый, 1936-1937 елларда Мәскәү нефть институтында петрография буенча лекцияләр укый. 1934-1935 елларда СССР Фәннәр академиясенең Петрография институты директоры урынбасары булып эшли. 1935-1936 елларда - СССР Фәннәр академиясенең Геология төркеме рәисе урынбасары, 1936-1937 елларда СССР ФА Ерак Көнчыгыш филиалы Геология секторы башлыгы һәм рәис урынбасары булып эшли. 1939 елның 29 гыйнварыннан - петрология, минералогия, биохимия белгечлеге буенча СССР Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты. 1945 елдан 1948 елга кадәр П. И. Лебедев СССР Фәннәр академиясенең Геология фәннәре институтының Минералогия һәм геохимия бүлеге мөдире булып эшли. Ростов дәүләт университетында белем бирә — Дондагы Ростов университетының геология-туфрак факультетында геохимия буенча лекцияләр укый. 1945 елда СССР Фәннәр академиясенең Зур Кавказ экспедициясен җитәкли. Петр Иванович Лебедев 1948 елның 3 маенда Мәскәүдә вафат була. Бүләкләре Ленин ордены (27.08.1945) Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (10.06.1945) «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медале (1945) «Мәскәүнең 800 еллыгы истәлегенә» медале (1947)
Хезмәтләре • Геолого-петрографические исследования Малого Хингана. — М.-Л.: Изд. АН СССР, 1939.
• Петрографические исследования на острое Валааме. — СПб.: Тип. Шредера, 1913.
Искәрмәләр
Әдәбият Лебедев Пётр Иванович // Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. Белянкин Д. С. [и др.], Пётр Иванович Лебедев, «Известия Акад. наук СССР. Серия геологич.», 1948, № 6 Пётр Иванович Лебедев, М., 1952 (Акад. наук СССР. Материалы к библиографии учёных СССР. Серия геологич. наук, вып. 10)
Сылтамалар Лебедев Петр Иванович. | ИС АРАН
Төркем:Омск гимназиясен тәмамлаучылар Төркем:СССР ФА әгъза-корреспондентлары Төркем:Петербург политехник университетын тәмамлаучылар