Буа (, ) — Татарстан шәһәре, Буа районы үзәге. Шәһәр статусын 1780 елда алган. Халык саны – 20 854 кеше. (2015) География Карлы елгасы буенда урнашкан. Казаннан 137 километр, Сембердән 80 километр ераклыкта урнашкан. Тарих
Беренче тапкыр 1691 елда телгә алына. 1780 елдан Буа (Архангельский дип тә атала) авылына Сембер наместниклыгының (1796 дан - губерна) өяз шәһәре статусы бирелә. 1781 елда өяз мәхкәмәсе, хәйрия идарәсе, шәһәр башлыгы идарәсе, дворяннар опекунлыгы, земствоның түбән мәхкәмәсе, түбән хөкем органы, өяз казначылыгы, почта экспедициясе ачыла. 1800 елдан — рәтүш, 1832 елдан шәһәр магистраты эшли. 1859 елгы мәгълүматларга караганда, шәһәрдә 509 хуҗалык исәпләнә; чиркәү, мәчет, өяз һәм приход училищесе, шәһәр хастаханәсе, почта станциясе эшли. Халык төрле кәсеп — иген игү, терлекчелек, олаучылык белән шөгыльләнә, юлаучылар йортлары тота. 1913 елда Буада 829 хуҗалык, 2 чиркәү, 2 мәчет, хатын-кызлар гимназиясе, берничә училище һәм мәктәп, 2 мәдрәсә, земство хастаханәсе, гарипләр йорты була, пәнҗешәмбе саен — базар, ел саен Крещение (6-11 гыйнвар) һәм Покрау (27 сентябрь—5 октябрь) ярминкәләре үткәрелә. 1920 елда шәһәр өяз белән бергә ТАССР составына керә. 1920-30 елларда ТАССРның Буа кантоны, 1930 елның 10 августыннан Буа районы үзәге. Халык
Төп милләтләр: 1989 елгы җанисәп буенча: татарлар — 62,3%, руслар — 25,5%, чуашлар — 10,9%. 2002 елгы җанисәп буенча: татарлар — 69,2%, руслар — 20,2%, чуашлар — 9,2%. 2010 елгы җанисәп буенча: татарлар — 71,1%, руслар — 19,2%, чуашлар — 8,4%.
2020 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча биредә 19968 кеше яшиДәүләт статистикасы Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы., шул исәптән: татарлар — 69,98%, урыслар — 20,09%, чуашлар — 8,42%, башка халыклар — 1,05%, милләтен күрсәтмәүчеләр — 0,47%.
Икътисад Спирт заводы, электромеханка заводы, шикәр заводы, заводы, ит комбинаты, май-сыр ясау заводы, чүпрә заводы. Мәдәният Буа сатира театры. 2007 елда шәһәрдә яңа театр бинасы ачыла. Бүген труппада 15 тән артык кеше исәпләнә. Хәзер театр репертуарында 16 спектакль бар. Буа туган якны өйрәнү музее Мәгариф Буада ветеринария техникумы, медицина училищесы, Социаль мәгариф академиясенең филиалы, М. Вахитов исемендәге гимназия, Р.З. Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп, 2нче лицей, 5нче гимназия, лицей-интернат (сәләтле балалар мәктәбе), мәктәптән тыш эш үзәге, сәнгать мәктәбе, 1нче сәнгать мәктәбе, «Арктика» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «Батыр» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, «» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшли (2017). Буада туган күренекле шәхесләр
Марат Садыйков (1970―2023), Татарстанның атказанган табибы, Татарстанның Дәүләт премиясе лауреаты, ТР министры. ТР ДС депутаты. Валентин Ефимов (1916-1981), Социалистик Хезмәт Каһарманы. Александр Перов (1911-?), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1937-1940). Александр Казанкин (1900-1954), ССРБ Һава-десант гаскәрләре командиры. Әлфинур Галиәкбәрова (1965), ЯЧДПУ ректоры (2018 елдан). Рәшит Низамов (1957), техник фәннәр докторы, профессор. КДАТУ ректоры (2008 елдан). Гүзәл Гафарова, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты (2013 елдан). Зөлфәт Фәхразыев (1991), пианист, педагогы, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты (2025).
туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1885-12-12 Ибраһим Кулиев журналист 1936 1888-03-18 Константин Белоруссов Konstantin Belorussov 1937-12-04 1900-04-15 Александр Казанкин М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академия хәрби хезмәткәр 1955-03-20 1905-12-181905-12-31 Татьяна Власова (1905) Икенче Мәскәү дәүләт университеты психологдефектологуниверситет профессоры 1986-06-161986-02-16 1909-02-07 Иван Павлов (1909) хокук галимехокук белгечеуниверситет профессоры 1972-12-12 1916-11-07 Валентин Ефимов 1981-11-10 1926-12-29 İltözär Ğälief Казан (Идел буе) федераль университеты 2014-09-15 1930-01-11 Әнвәр Әфләтунов Казан (Идел буе) федераль университеты телбелгечгалим Казан (Идел буе) федераль университеты 1963-11-03 1931-08-03 Владимир Трусенёв җиңел атлет 2001-03-31 1932-12-11 Клара Синицына Казан (Идел буе) федераль университеты тарихчы Татарстан Республикасының милли музееТатар дәүләт гуманитар-педагогика университеты 1997-01-04 1939-02-10 Валерий Карпов шаһмат композиторы 1998-04-28 1948-09-14 Александр Чиндаров Армия генералы Василий Филиппович Маргелов исемендәге Рязань гвардия югары һава десант җитәкчелек укуханәсе хәрби хезмәткәр 1957-05-23 Рәшит Низамов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты Rashit Nizamov 1960-05-17 Олег Строкин Самар дәүләт техника университеты офицер 2014-01-09 1970-01-27 Марат Садыйков Казан дәүләт медицина университеты сәясәтче Marat Sadykov 2023-01-29 1981-06-27 Ранис Камартдинов Казан милли тикшеренү технология университеты дәүләт хезмәткәре 1991-08-04 Зөлфәт Фәхразыев Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе музыкачыпианистмөгаллим Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе 1992-08-20 Гүзәл Гафарова (1992) Казан дәүләт мәдәният институтыА.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты театр актеры Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры
Искәрмәләр
Чыганаклар БУА Буа.рф Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Татарстан шәһәрләре Төркем:1780 ел Төркем:1691 ел Төркем:Татарстан район үзәкләре Төркем:Буа (Татарстан)