Нәкыйф Вәлиев, Нәкыйф Фатыйх улы Вәлиев (1942 елның 25 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Петровский Завод) – фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, 1983-1991 елларда КПССның Сарман райкомы беренче секретаре, 1991-1995 елларда Татарстанның Сарман районы администрациясе башлыгы Валеев Накиф Фатихович. «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» ассоциациясе. Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре (1995). Тәрҗемәи хәле 1942 елның 25 апрелендә Татарстан АССР Сарман районы Петровский Завод авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Фатыйх абый белән Хәтирә апа гаиләсендә туган. Петровка Завод мәктәбенең җиде классын, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын (1961), читтән торып Казан дәүләт ветеринария институтын (1968), Сарытау югары партия мәктәбен (1981) тәмамлаган.
Хезмәт юлы 1961 елдан – Сарман районы «Нөркәй» совхозында зоотехник. 1963-1970 елларда – Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсендә инспектор, өлкән зоотехник, баш зоотехник. 1970-1979 елларда – Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы. 1981-1983 елларда – КПССның Сарман райкомының икенче, 1983-1991 елларда ― беренче секретаре. 1991-1995 елларда – Татарстанның Сарман районы администрациясе башлыгы. Район тарихында беренче тапкыр Сарман җирлегеннән чыккан партия райкомының беренче секретаре, район хакимиятенең беренче башлыгы булган зат Район хакимиятенең беренче башлыгы Нәкыйф Вәлиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. «Сарман», 25.04.2017. 1997-2008 елларда – Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге () дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе История смены руководителей ГКУ ЦЗН г. Набережные Челны. Җәмәгать эшчәнлеге Ун ел Татарстан АССР Югары Советы депутаты. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Хөрмәт Билгесе ордены 1995 – Россиянең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре – авыл хуҗалыгы өлкәсендәге уңышлары һәм күпьеллык тырыш намуслы хезмәте өченУказ Президента Российской Федерации от 27.02.1995 г. № 212 2017 – ТР Президенты Рәхмәте Гаиләсе Хатыны Нурсинә белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Кызы Гөлшат (Кушаева), Сарман район хастаханәсе табиб-терапевты. Әдәбият Вәлиев Нәкыйф Фатыйх улы. // Дамир Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 2нче китап. Чаллы, 2006 ел, 35нче бит. Сылтамалар Район хакимиятенең беренче башлыгы Нәкыйф Вәлиев 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. «Сарман», 25.04.2017 Искәрмәләр
Төркем:КПСС әгъзалары Төркем:Зоотехниклар Төркем:Район башлыклары Төркем:Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаучылар Төркем:РФ атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары