Раштуа утравында ислам (, ) ― иң киң таралган дин. Мөселманнар саны 2011 елдагы 14,8 % тан 2016 елда 19,4 % ка үскән. АКШ Үзәк разведка идарәсе Бөтендөнья белешмәлеге нигезендә, 1997 елда мөселман халкы гомуми халык санының (1 496 кеше) 25 % ы булган, дип бәяләнә .
Тарих Австралиянең мөстәкыйль идарә ителмәүче тышкы территориясе исәпләнүче Раштуа утравында дини ышанулар төрле һәм үз эченә ислам (19.4 %), буддизм (18,1 %), христианлык (католиклар: 8,8 %, протестантлар: 1,7 %), даосизм, конфуцийчылык һ. б. диннәрне ала.
Раштуа утравында Ислам дине, тарафдарларының саны буенча, беренче дин булып тора, һәм нигездә, утрауның этник Малайзия халкы тарафыннан тотыла; хәзерге вакытта утрауда җирле халык юк.
Ислам оешмасы Австралия ислам советлары федерациясе () Раштуа утравы ислам советын да берләштерә .
Австралиянең Көнбатыш Австралия штатында урнашкан шәһәрендә Раштуа утравы мөселманнары күпләп яши.
Мәчет Раштуа утравында мәчет, христиан чиркәве, Бәһаи үзәге, егермеләп кытай гыйбадәтханәсе (шуның эченнән җиде буддизм храмы) бар.
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Океанлыкта ислам Төркем:Раштуа утравында ислам Төркем:Буйсынган территорияләрдә ислам Төркем:Австралиядә ислам