Баланың гемолитик авыруы тугач та, беренче сәгатьләрдә, беренче көндә беленә. Бу халәт резус-фак­ торсыз анадан туган резус-факторлы балада күзәтелә. Яралгының эритро­ цитларында булган резус-фактор плацента аша әнисенең канына кергәч, анда антитәнчекләр — антирезус-агглютиногеннар барлыкка килә. Бала туганда алар яралгының яки туган баланың канына кереп аның эритро­ цитларында агглютинация (бактерияләр, эритроцитлар, лейкоцитлар һ.б күзәнәкләрнең укмашуы) гемолиз һәм азканлылыкка китерә. Яңа туган бала һәр 1000 баланың 2-5 есендә гемолитик авыру барлыкка килү күзәтелә.

Искәрмәләр

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Педиатрия