Күкәйләрнең тыгызлыгы бер төрле булмау сезне сагайтырга тиеш. Әгәр дә күкәйнең берсе җитлекмәгән слива кебек тыгыз булса, күкәй тышчасы­ на сары су җыелу авыруы (водянка) турында уйларга кирәк. Бу авырудан операция ясап котылып була, ә аны соңга калдырырга киңәш ителми.

Шулай ук сары су җыелу авыруының тоташкан төре дә очрый. Бер яшьлек бала үсә төшкәч, корсак ярысы белән күкәй янчыгы арасындагы канал үзеннән-үзе ябылырга мөмкин. Мондый малайга УЗИ тикшерүе уздыру, уроандрологка йә хирургка күрсәтү яхшы. 12 айлык баланың водянкасы бетмәсә, операция ясату таләп ителә.

Искәрмәләр

Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Хирургия