Үпкәнең хроник бикләнү чире () — үпкә юлларының хроник рәвештә бикләнеп калуы. Мондый авыруларның кечкенә һәм уртача бронхлары какырык белән тула. Аларга үпкәләрдән сулыш чыгару авы рая. Авыру күбрәк хроник бронхит, үпкәләр эмфиземасы белән чирләгән кешеләрдә күзәтелә. Бу авыруга күп вакытта сулыш алу органнары ялкын сынулары, тәмәке тарту һәм башка сәбәпләр китерә.
Кызганычка каршы, дарулар авыру көчәйгән вакытта бераз хәлне җиңе ләйтергә генә булыша һәм процессны акрынайтырга ярдәм итә. Дәвалау үпкәләрнең вентиляция күләмен арттырырга, сулыш мускулларының эшен көчәйтергә тиеш. Моның өчен физик активлык, ЛФК, сулыш гимнастикасы 3 программасы төзелсә яхшы. Гимнастика вакытында, тирән итеп сулыш алгач, алга таба иелеп, сулыш чыгарганда каршылык тудырырга кирәк.
Халык медицинасы тәкъдим иткән үсемлекләр җыелмасы: 10 г саз кипкәре, 20 г нарат бөреләре, 30 г чабыр үләне, 20 г ала миләүшә, 20 г бака яфрагы. Бөтенесен бергә кушып, вакларга кирәк. 2 аш кашыгы катнашмага 200 мл су салып, 20 минут дәвамында су мунчасында җылытырга. Аннан соң төнәтмәне сөзеп суыталар. Баштагы күләмгә җиткәнче су өстәргә. Төнәт мәне көненә 4-5 тапкыр ашар алдыннан 1/3 стакан күләмендә эчәргә кирәк. 30 г сазанак үләнен 1 стакан кайнар суга салып төнәтергә, 1 сәгать вакыт узгач сөзәргә. 1/3 стакан төнәтмәне көненә 3 тапкыр эчәргә.
Искәрмәләр
Төркем:Медицина Төркем:Әлифба буенча авырулар Төркем:Пульмонология