Гренландиядә ислам (, ) ― азчылык дине. 2013 елга мәгълүматлар буенча, Гренландиядә яшәүче бердәнбер мөселман – ил башкаласы Нуукта яшәүче, анда ресторан белән идарә итүче Ливан гражданины Вәссам Азакир (Wassam Azaqeer).
Гренландия ― Төньяк Боз океаны һәм Төньяк Атлантика арасындагы географик хәленә карап, кояш нибары берничә сәгать кенә күренми торучы ил. Рамазан аенда Вәссам Азакирга 12-16 сәгать, кайбер елны 21-әр сәгать ураза тотарга туры килгән. 21 сәгатьлек уразадан соң, аның балыктан азык пешереп ашау һәм тиешле намазларын уку өчен нибары ике сәгать вакыты калган була. Согуд Гарәбстанының Arab TV телевидениесе репортажы күрсәткәнчә, Гренландия мөселманына Ислам диненә бирелгәнен раслау өчен барысына да түзәргә туры килгән. Вәссам Азакир Гренландиядә яшәүче, ураза тотучы һәм гыйбадәт кылучы бердәнбер мөселман булуы белән горурлануы турында белдергән Greenland’s sole Muslim resident fasts 21 hour. IceNews, 23.08.2013.
Гренландия халкының (56 421, 2021 елга Greenland, Religion And Social Profile. National Profiles. International Data. TheARDA) абсолют күпчелеге христианнар (95,5 % ы яки диндарлары, 0,2 % ы католиклар, 0,1 % тан кимрәге православие диндарлары, 0,4 % ы башка христианнар). 0,64 % Бәһаи динендәгеләр Table: Christian Population as Percentages of Total Population by Country. Pew Research Center.
Моны да карагыз Даниядә ислам
Искәрмәләр
Төркем:Илләр буенча ислам Төркем:Америкада ислам Төркем:Гренландиядә дин Төркем:Даниядә ислам