Дөньяга килгәч, нарасый үзе ияләшмәгән мохит, температура, микроблар белән очраша. Аның организмында булган тигезлек бу периодта бик җиңел бозыла. Шуның өстенә тукымаларының морфологик җиткелексезлеге, беренче чиратта үзәк нерв системасы, саклау механизмнарының ким челеге төрле авыруларга китерә. Сабый туганнан соң барлыкка килгән авыруларның катлаулылыгы төрлечә: бала тудыргандагы травма, кендек авырулары, мелена (кан катып кара төскә кергән тизәк), тумыштан булган гариплек һ.б.
Нарасый авыруларын өч төрле группага бүләргә була: 1) бала тудырган дагы травмалар һәм асфикция (буылу); 2) тумыштан булган гариплек һәм үсеш аномалияләре (нормадан читкә тайпылу); 3) төрле башка авырулар.
*Бала тудыргандагы травмалар. Яңа туган бала патологиясендә травма шактый зур урын алып тора һәм аңа тире, тире асты, мускуллар, сөякләр, перифирик һәм үзәк нерв системасының зыян күрүе керә. Тире һәм тире асты клетчаткасы (йомшак тукымалар) бәби тапкан вакытта бала юлы тар булудан зур басым ясалу нәтиҗәсендә барлыкка килә.
*Бала тудыргандагы шеш. Карындыктан яралгы тирәсендәге су киткәннән соң, бала чыгу юлына карата баш арты белән торганда — баш түбәсе тирәсендә шеш, арты белән торганда — артсан һәм җенес органнарының көчле шешенүе, яралгы чыгу юлына йөзе белән булганда — нарасыйның битендә шеш барлыкка килү күзәтелә. Бала башындагы мондый шеш кайвакыт бик зур булырга мөмкин. Ул баш сөягенең берничә өлешендә була. Мондый шеш «өстәмә баш» дип атала. Ул 3 тәүлеккә кадәр саклана, аннан соң шеш кай та башлый. Аның урынында кан сауган урын кала, кайчак сероз сыекча белән тулган куык и пәйда була. Бала туганда барлыкка килгән һәм бик зур булмаган шеш. 5 катлауланулар күзәтелмәсә, махсус дәвалау таләп итми.
Баш сөяге чатнау да еш очрый һәм бу чатнау бер генә урында булмас ка да мөмкин. Бәбиләгәндә умрау сөяге сыну ешрак күзәтелә. Сабыйның җилкәсе бала юлы аша узганда, умрау сөяге ана кешенең оча симфизына (сөяк белән сеңер тоташуы) терәлә һәм сынарга мөмкин. Кайвакыт умрау сөягенең сынганы беленми дә кала һәм сынган урында сөяк сөяле үсә. *Җилкә буынының өлешчә таюы, сеңер тартылу кебек травмалар да ( булгалый. Бу туганда артка каерылган кулны чыгарганда барлыкка килә. Тайган сөякне утыртып, җиңел бәйләвеч белән күкрәк читлегенә бәйлиләр. *Иңбаш сөяге сыну бала чыгу юлына карата арт белән торганда күзәтелә.
Умрау сөяге сыну белән чагыштырганда, бу травма җитди катлаулану дип исәпләнә. Табиблар практикасында сирәк очрый. Гадәттә, сөяк җилкәнең урта өлешендә сына, еш кына сынган сөяк башлары урыныннан күчкән була. Түбән очлыклар сыну бик сирәк очрый. Мондый травма хатын-кыз бе- К ренче баласын тапканда күзәтелә.
Нарасыйларның сөякләре сыну күп вакытта катлауланусыз тәмамлана, чөнки яңа туган баланың сөяге зурларныкына караганда берничә тапкыр тизрәк ялгана һән ул урында сөял тиз үсә. Мәсәлән, яңа туган баланын иңбаш сөяге 2 атнада ялгана, ә зурларда ул күпкә артык вакыт таләп итә.
Үсә төшкәч, бу урындагы дефект тигезләнә һәм күп очракта беленми дә. Травма алган баланы игътибар белән карарга, аның чисталыгын кайгыртырга кирәк. Травма җитди булганда, баланы беренче көннәрдән үк имезеп булмый, шуңа күрә балага берничә көн сөтне савып имезәләр. Әнисе торып йөри башлагач, баланы иелеп имезергә тиеш була. *Перифирик нерв системасы травмалары. Күбрәк бит нервы зыян күрә. Еш кына берьяклы парез яки паралич булуы күзәтелә. Нәнинең гомуми халәте бик начарланмый, имү сәләте сакланып кала. Җиңел парез берничә көннән узарга мөмкин, зарарлану көчле булганда, медицина ярдәме күрсәтү зарур. *Җилкә үрелмәсе (плечевое сплетение) параличы — үрелмә нервларның артык тартылуыннан барлыкка килә. Бу халәт артык зур бала тудырганда, яралгы чыгу юлына арт белән торганда күзәтелә. Бала туганнан соң аның бер як җилкәсе төшенке була, ә шул якның югары очлыгы асылынып тора.
Ул кулның уч төбе артка таба карый, бармаклары бөгелгән хәлдә була, баш бармагы эчке якка бөгелеп тора. Бу — авыр травма, савыгу акрын ; бара һәм кайвакыт 1-2 елга сузыла.
Беренче көннәрендә очлыкка тынычлык бирергә кирәк. Соңрак аңа массаж, җылы ванналар, пассив хәрәкәтләр ясый башлыйлар. Алга таба физиотерапия процедуралары белән дәвалау һәм дарулар куллану карала. *Үзәк нерв системасы травмалары (ми тартмасына кан саву). Кан саву яңа туган баланың нерв системасына җитди йогынты ясый, нарасый үлеменең төп сәбәпчесе дә булырга мөмкин. Бу травма җитлекми туган балаларда еш күзәтелә. Күп очракта бала туганда алган травма, тромбоцитлар кимү сәбәпле К витамины җиткелексезлеге төп сәбәпләрдән санала. Ана кешенең очасы тар булу, бала табу процессының (бигрәк тә яралгыны куу фазасы) озакка сузылу, төрле хирургик операцияләр бу травмага китерергә мөмкин.
Ми тартмасына кан савуда асфикция гадәттән тыш мөһим роль уйный, ул ана карынында, тудырган периодта, туганнан соң да булырга мөмкин.
Күп очракта субдураль аралыкка — минең каты һәм пәрәвезсыман сүрү арасындагы ярыкка кан сава.
Мондый травмаларның клиникасы күп төрле. Кайчак патология бала тууга беленми һәм 2-3 көннән соң гына, кайвакыт тагын да соңрак сизелә ; башлый. Мигә кан сауганда, төрле клоник көзән җыерулар күзәтелә: алар аз гына, сизелер-сизелмәслек тә, бик авыр гомуми көзән җыеру өянәкләре рәвешендә дә булырга мөмкин. Бу вакытта баланың сулыш алуы бозыла, йөзе күгәрә, ул ярсый. Аны йокысызлык интектерә. Аңын югалту очрак лары була, кайчак бала бик сүлпәнләнә, күкрәкне имми, ашаганын йота алмый, еш кына цианозлы өянәкләр кабатланып тора.
Авыруның барышы кан саву кайда, күпме күләмдә булуга бәйләнгән. Кан саву тормыш өчен куркыныч булмаганда, авыру узып китәргә мөмкин. Кат лаулы булган очракта, тормыш өчен мөһим үзәкләр зарарлана, шунлыктан бала озак яшәми йә инвалид булып кала. Нәни исән калса, озак һәм авыр дәвалана торган чирләр: акыл үсеше тоткарлану, эпилепсия, очаларның спастик параличы барлыкка килергә мөмкин.
Мондый сабыйлар бала тудыру йортыннан чыккач ук, диспансер исәпкә алынып, бик озак вакыт табиблар күзәтүе астында булырга тиеш.
*Асфикция (буылу). Бу — организм тукымалары кислородка җитәрлек туенмаганда барлыкка килгән халәт. Аналык эчендә булган һәм бала ту ганнан соңгы периодлардагы асфикцияне аерып карыйлар.
Карында кислород җитмәүнең сәбәбе төрлечә: аналыкның көчле кыска рулары нәтиҗәсендә, соңгылык (плацента) аналыктан кубу, кендек бавы бөтерелү. Нәтиҗәдә яралгыга кислород аз килә башлый. Аның канында углекислота арта. Бу яралгының сулыш үзәген ярсыта, яралгы беренче сулышын ала, тик һава урынына аның сулыш юлына су керә һәм бала асфикция халәтендә туа. Яңа туган балаларда асфикция еш кына ми тарт- : масына кан саву нәтиҗәсендә була. Сулыш юлларында тумыштан булган дефектлар да асфикциянең сәбәбенә әверелә ала. Бу очракта кендекне кискәнче кислород җитешсезлеге сизелми.
Асфикцияне җиңел һәм авыр формаларга аералар. Җиңел формадагы асфикция билгеләре: тире күгәргән төстә була, конъюнктиваларга кан сава.
Күз алмалары бүлтәеп чыга, мускулларның тонусы шактый әйбәт, йөрәк тибеше көчле. Авыр асфикция вакытында тире агарып чыга. Лайлалы тышчалар күгелҗем төстә, мускулларның тонусы бик түбән, йөрәкнең эше көчсезләнә. Бу очракта баланың сулышын көйләү авыррак. Яңа туган балаларның сәламәтлегенә бәя бирү өчен, Апгар ысулы дип ; аталган тикшерү ысулы кулланыла. Әлеге ысул яңа туган баланың беренче мизгелләрдәге халәтен билгели.
Асфикциядә туган балаларны реанимацияләүнең төп шартлары—югары сулыш юлларын чистарту, сулыш хәрәкәтләрен тудыру, йөрәк эшчәнлегенә булышлык күрсәтү. Бу өлкәдә тәҗрибәле табиблар ярдәм күрсәтергә тиеш. *Тумыштан үсеш кимчелеге. Яралгыдагы органнарның төрле тайпылыш лары тумыштан үсеш кимчелегенә китерә. Кечкенәрәк тайпылышларны аномалия, ә җитдирәкләрен гариплек дип атыйлар.
Баланың зәгыйфь булып тууы кайчак әнисенең көмәнле вакытта йогыш лы чирләр: кызылча, җил чәчәге, грипп, герпес, токсоплазмоз, листериоз, туберкулез, СПИД белән авыруына бәйле. Эмбриопатиядә (эмбриональ үсеш чорында барлыкка килгән үсеш аномалияләренең гомуми атамасы) кызылча һәм токсоплазмоз аеруча зур роль уйный.
Кызылча яралгының күрү органнарына (бер яки ике күздә дә катаракта, микрофтальмия булырга мөмкин) һәм ишетү органнары (чукрак-телсезлек яный) зыян сала. Йөрәк зәгыйфьлегенә китерергә мөмкин. Кайбер психик тайпылышлар, акыл һәм физик зәгыйфьлек, саңгыраулык, эпилепсия.
Даун авыруы, тромбофлебит, карындагы яралгыны үлемгә китерә торган хатын-кыз авырулары (пузырный занос), облитерацияле тромбангиитның токсоплазмоз тәэсиреннән булуы билгеле. *Инфекциягә бәйле булмаган сәбәпләр турында берничә сүз. Болар, беренчедән, механик факторлар — йөкле хатынның корсак һәм аналык травмалары, күп яралгылы көмән булганда, бер яралгының икенчесенә көчле басым ясавы, аналыктагы суның бик күп яки бик аз булуы, ана лык дефектлары (шеш, аналыкның формасы дөрес булмау, аналыкның җитлекмәгән булуы. Физик сәбәпләр — нурланыш энергиясе, табигый шартларның бик кискен һәм еш үзгәреп торуының тискәре тәэсире.
Химик сәбәпләр дә булырга мөмкин. Хатын-кыз көмәнле вакытта кабул иткән кайбер дарулар, наркотиклар, шулай ук тәмәке тарту яралгының нормаль үсешенә зыян китерә.
Еш күзәтелә торган аномалияләрне һәм үсеш кимчелекләрен карап китик. *Тире өслегендәге тайпылышлар. Яңа туган балада кайвакыт «тамырлы» миң (родимое пятно) булуы күзәтелә. Ул гадәттә ирен өстендә, каш өстендә, муен артында чәчле урыннарга якын була. *Ерык ирен (заячья губа). Өске иреннең читләре һәм урта өлеше кушыл мау — авыз куышлыгының еш күзәтелә торган дефекты. Малайларда ешрак очрый.
*Аңкау ерыгы (волчья пасть) — ерык уртада булганлыктан авыз борын куышлыгы белән тоташа. Мондый гариплек баланы ашатуда зур кыенлык тудыра. Аңкауда дефект булган бала күкрәкне авыр имә яки бөтенләй имә алмый. Аның үсеше акрын бара һәм баланы тәрбияләү әти-әнисеннән, якыннарыннан бик зур түземлек сорый. *Бала тугандагы тайпылышларның бер төре — арт юлның каплануы. Бу тайпылыш кайбер очракта балада туры эчәк җитлекмәү һәм арт юлның тире белән каплануы нәтиҗәсендә барлыкка килә. Мондый балаларны коткарып калу өчен кичекмәстән операция ясарга кирәк. *Йөрәк-кан тамырларындагы үсеш кимчелекләреннән тумыштан булган йөрәк зәгыйфьлеге — аорта белән үпкәләр артериясен тоташтыручы юл ябылмау кебек дефект еш очрый. Сирәгрәк очракларда үпкә артериясенең : тарлыгы яки карынчыклар арасындагы бүлектә тишем булу очраклары күзәтелә. Тумыштан йөрәк зәгыйфьлеге диагноз кую өчен шактый кыенлык тудыра һәм бала сәламәт булып үссен өчен кечкенә вакытыннан ук җитди ; чаралар күрүне таләп итә. Соңгы елларда андый балаларның йөрәгенә сабый вакытта ук операция ясыйлар. ' *Малайларның сидек-җенес әгъзалары системасындагы тайпылышлар: ир баланың сидек чыгу каналының дисталь өлеше булмау, сидек юлының түбәнге стенкасының бүленүе, өстәвенә сидек юлы җенес әгъзасының аскы өлешенә урнашкан булып чыга. Кайвакыт сидек чыгару каналының алгы стенкасы өлешчә яки тулысынча тоташып бетмәгән була.
Яңа туган балаларда үзәк нерв системасына бәйле бик авыр, тормыш өчен куркыныч үсеш кимчелекләре булу очраклары да күзәтелә. *Ми тартмасы бүсере — сирәк очрый торган гариплек төре. Ул йомшак шеш рәвешендә күбесенчә лепкә (родничок) һәм борын биле (переносица) өстендә була. Шеш тартылып торган тире белән каплана. Ул пульсацияли һәм кайвакыт аны ми тартмасы эченә кертеп җибәреп була. ’ *Тумыштан баш мие карынчыкларында цереброспиналь сыекча җыелу.
Цереброспиналь сыекча җыелу нәтиҗәсендә ми тартмасында басым арта, \ баш мие карынчыклары тартыла, ми тартмасы сөякләре аерыла, баш бик : зур булып күренә. Баш миендә булган басым кайчак сукыраюга һәм пара личка китерә. Бу очракта авыруның киләчәге бик өметле түгел. *Арка мие бүсере авыр гариплеккә керә һәм умырткалыкның койрык төбе сөяге бүленү нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кайчак бу ярыкка ми сүрүе ; керү очраклары да күзәтелә. Бу сүрү арка мие сыекчасы тулган капчыкны хәтерләтә. Анда арка миенең бер өлеше дә кереп кысылырга мөмкин.
Шуңа күрә авыруларда түбән очлык параличы, сидек, тизәк тота алмау очраклары булгалый.